www.tataroved.ru Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета
  выберите язык общения Русский English
 
 
  Поиск:      расширенный поиск

www.tataroved.ru - Пятница, 24 февраля 2017, 17:47

Мероприятия


Вы находитесь: / Мероприятия / Архив мероприятий / 2003 / Научный семинар 23.12.2003 памяти М.Х.Курбангалеева / О Курбангалееве Мухутдине Хафизитдиновиче
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ  •  Новости  •  Наука  •  Публикации  •  Мероприятия  •  Татароведение  •  Проекты–online  •  Информация  •  КНИЖНЫЙ КИОСК
Международная научная конференция «Юсуф Акчура: наследие и современность», 29–31 мая 2015 г.  •  Конференция «Становление и развитие государственности Татарстана: практики, проблемы, перспективы» (Казань, 9 октября 2015 г.)  •  Научно-практический семинар «Праздники и обрядовая культура кряшен Волго-Уралья», 19 сентября 2015 г.  •  IV Международный Золотоордынский Форум, 17–18 марта 2015 г.  •  Конференция «Великая Отечественная война 1941–1945 гг. в судьбах народов и регионов» (9–10 апреля 2015 г., Казань)  •  Конференция «Преподавание на татарском языке в системе среднего и высшего образования...». Казань, 31.03.2015 г.  •  Круглый стол «Проблемы татарской общественной мысли в контексте современности», 26.02.2015 г.  •  Научный форум «Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья», 19–20 ноября 2015 г.  •  Научно-практическая конференция «Юсуф Акчура и татарские интеллектуалы в начале XX века», 23.04.2015 г.  •  Круглый стол «Княжеские юрты Казанского ханства», 19 мая 2015 г.  •  Научная конференция «Актуальные вопросы истории крымских татар» (27 июня 2015 г., Бахчисарай)  •  Круглый стол «Западный поход: латинские источники», 9 июня 2015 г.  •  Конференция «Культурные, экономические, технологические контакты и взаимодействие Японии и Татарского мира...»  •  Конкурсы  •  Архив мероприятий
2014  •  2013  •  2012  •  2011  •  2010  •  2009  •  2008  •  2007  •  2006  •  2005  •  2004  •  2003  •  2002
Круглый стол 29.05.2003 «Ислам в советском и постсоветском Татарстане: формы выживания и бытования»  •  Конференция 30.10.2003 «Реализация национально-регионального компонента исторического образования в национальных республиках...»  •  Научный семинар 23.12.2003 памяти М.Х.Курбангалеева
О Курбангалееве Мухутдине Хафизитдиновиче

 
Логин:    
Пароль:
 
 

  • [ Регистрация ]
  • О Курбангалееве Мухутдине Хафизитдиновиче
    Cтатьи о судьбе и многогранной деятельности ученого, основные научные труды
     

    О Курбангалееве Мухутдине Хафизитдиновиче

     

    Из книги

    Асадуллин А.Ш. Заглядывая в прошлое методической науки: Из методического наследия по преподаванию русского языка в национальной школе. – Казань: Мастер-Лайн, 2001. – 256 с.

     

    Курбангалеев Мухутдин Хафизитдинович (1873–1941) - Заслуженный деятель науки ТАССР, профессор, автор многочисленных учебников и пособий по татарскому и русскому языкам.

    Родился в дер.Биктово Елабужского уезда Вятской губ. (ныне Агрызский р-н РТ). Учился сначала в родной деревне, затем в Казанской татарской учительской школе, после окончания которой работал учителем в Мамадышском уезде Казанской губ. После революции М.Х.Курбангалеев активно включается в работу по развитию дела просвещения татарского народа, занимает ответственные посты в системе народного образования. В последние годы работал в Казанском педагогическом институте и Казанском университете.

    Основные работы: Руководство по изучению татарского языка в русских школах (1925); Опыт систематическое грамматики татарского языка в сравнении с грамматикой русского языка (в соавторстве с Р.С.Газизовым) (1931); Учебник татарского языка для заочников-нетатар (1931); учебники русского языка для детей и взрослых (1940, 1941, 1944 и др.).

     

    Из журнала ФӘН һәм ТЕЛ №2'2000

     

    Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиев – татар халкының мәшһүр галиме, күренекле тел белгече, педагог һәм методист. Ул – Хезмәт батыры, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе – күп еллар дәвамында Татар педагогик җәмгыятен оештыручы һәм аның даими рәисе була. Корбангалиевның мирасы гаять зур һәм күпкырлы. Галим үзе күрсәткәнчә, ул 96 китап язган. Архив документларында аның 130 фәнни хезмәте бар диелә.

    Биредә галимнең тәрҗемәи хәле һәм күпкырлы эшчәнлеге турында ике мәкалә, галим үзе язган бер мәкалә һәм аның төп фәнни хезмәтләре исемлеге бирелә.

    Курбангалиев Мухитдин Хафизитдинович – выдающийся татарский учёный, известный филолог, - педагог и методист. Он – Герой труда, кавалер ордена Трудового Красного знамени, профессор, Заслуженный деятель науки ТАССР, организатор Татарского педагогического общества и бессменный его председатель. Научное наследие М.Х.Курбангалиева велико и многогранно. Как он сам отмечает, им написаны 96 книг. По архивным документам, количество его научных трудов достигает 130.

     

    В этом номере журнала печатаются две статьи о судьбе и многогранной деятель-ности учёного, одна его статья и библиография его основных научных трудов.

     

    ФАТЫЙМА СӘГЫЙРЬ кызы ВӘЛИЕВА – педагогия фәннәре кандидаты, доцент. 52 ел дәвамында фәнни-педагогик эш алып бара.

    Об авторе статьи

    Татар телен укыту методикасына караган 50дән артык мәкаләләре (проблемалы укыту, укучыларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, класстан тыш эшләрне оештыру һ.б.) төрле җыентыкларда, «Совет мәктәбе» һәм «Мәгариф» журналларында нәшер ителгән. Кайбер хезмәтләре аерым китап булып басылган: «Татар теле дәресләрендә техник чаралардан файдалану», «Укучыларның сөйләм һәм язу телен үстерү мәсьәләләре», «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы».

    1953 елда яклаган кандидатлык диссертациясе «М.Х.Корбангалиевнең татарларга һәм татар булмаганнарга татар телен укыту буенча методик системасы» дип атала.

    Лаеклы ялда булуына карамастан, Фатыйма ханым актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Яңа гына басылып чыккан китабы – «Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар телендә укыту методикасы» (автордашы – Гомер Саттаров) чыгу, радиодан чыгышлары һәм газет-журналларда басылып килгән мәкаләләре шул турыда сөйли.

     

    ХАЛКЫНА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

     

    Татар халкының күренекле галиме, мәгърифәтче, танылган педагог һәм методист, атказанган фән эшлеклесе, хезмәт каһарманы, орденлы профессор Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев 1873 елның декабрендә элекке Вятка губернасы, Алабуга өязе, Сарсак-Умга волостеның Биектау авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.

    Аның атасы Хафиз шундагы җирләрне биләүче алпавыт Тәфкилевләрнең крепостной крестьяны була. Ул бик авыр шартларда яши, гаиләсе белән алпавытка эшләсә дә, үз көнен үзе күрергә һәм балаларын туйдырырга тиеш була. М. Корбангалиев үзенең бер истәлегендә бу хакта бодай дип яза: «Минем әти-әни алпавытлардан күргәнне һичбер эт күрмәгәндер», – ди.

    Булачак галим кечкенәдән үк укырга һәм белем алырга омтыла. Үзенең яшь вакытында укырга, белем алырга булган теләген тормышка ашыра алмаган Хафиз ага улы Мөхетдинне укытып мулла итәргә уйлый. Ләкин аның «учитель» булырга дәрте барын күргәч, теләгенә каршы килмичә, үз ихтыярына куя. Авылларындагы русско-татарская школаны тәмамлагач, Мөхетдин «Казанская татарская учительская школа»га укырга китә. Ләкин аны школадагы дәресләр генә канәгатьләндерми, ул, рус теле белән беррәттән, татар телен дә өйрәнә, күренекле кешеләр, шул исәптән К. Насыйри белән таныша, аннан киңәшләр ала. М. Корбангалиев бер язмасында халык әдәбиятын җыюга карата К. Насыйриның үзенә юл күрсәтүен әйтә: «...Бу юлы авыл мәктәбендә җыйган җырларымны, бәетләрне алып барган идем. Ул аларны өстән-өстән карады да, картлардан сөйләтеп җыярга кушты ... Мин җәй көне, авылга кайткач, шул күрсәткән юл белән байтак нәрсәләр җыйдым», – ди.

    М.Корбангалиев 1895 елда Учительская школаны Мактау грамотасы белән тәмамлый, элекке Казан губернасы, Мамадыш өязе, Әбти волостендагы Чирчел авылына укытучы итеп билгеләнә. Аның укытучылык-педагоглык хезмәте шул вакыттан башлана. Ул К. Насыйри күтәргән идеяләрне караңгы почмактагы авылларга, андагы мәктәпләргә җиткерү эшен башлап җибәрә. Авыл балаларына рус һәм татар телләрен өйрәтә, үзенең бөтен вакытын, бөтен көчен халыкны агарту эшенә бирә.

    Моннан соң М.Х.Корбангалиев Чөшле һәм Малмыжның «Русско-татарская школа» ларында да укыта. Мондый мәктәпләрдә укытуны ничек оештырырга кирәклек турында үзенең тәкъдимнәрен, киңәшләрен бирә. Колач җәеп, татар халкы арасында эшли, балаларны укытырга кирәклеге турында аңлату эшләре алып бара.

    Шулай итеп, яшь укытучы халыкның ихтирамын казана, тирә-юньдәге «учительләр» дә аңа килеп, яңача укыту ысуллары һәм алымнары белән танышып, үзләренә күп кенә файдалы киңәшләр алып киткәннәр.

    1903 елның көзендә М. Корбангалиев Казандагы татар приютына мөдир һәм укытучы итеп күчерелә, Биредә аңа иҗтимагый-сәяси эш өчен дә киң юл ачыла. Ул Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән таныша. 1903–1905 елларда татар хезмәт ияләрен рус пролетариаты белән бергә патша хөкүмәтенә каршы көрәшкә чакырып язылган прокламацияләрне, листовка һәм брошюраларны тәрҗемә итү һәм аны халыкка тарату эшендә актив катнаша. Иҗтимагый һәм сәяси тормышта актив катнашуы белән бергә, М. Корбангалиев педагогик эш тә алып бара. Үзенең педагогик тәҗрибәсенә таянып, башлангыч мәктәпләр һәм зурлар мәктәбе өчен татар әлифбалары төзи, шулай ук татар теле, математика һәм география буенча да төрле дәреслекләр төзеп бастыра. Шул ук вакытта ул Казандагы татар яшьләре белән дә тыгыз бәйләнештә тора, алар белән берлектә «яшьләр түгәрәге» оештыра. Төрле милләт яшьләренең яшерен җыелышларында чыгышлар ясый. Шундыйлардан студентларның 1914 елда үткәрелгән яшерен җыелышында «Рус булмаган милләтләр мәктәпләрендә ана теле» дигән темага ясаган докладын мисал итеп китерергә мөмкин. Анда ул патша хөкүмәтенең, гомумән мәктәпләргә карата политикасы һәм татар яшьләре өчен мәктәп эшләренең куелышын үзгәртергә кирәклек турында сөйли, ана теленең гомуми әһәмияткә ия булуы һәм мәктәпләрдә аны укыту теле булырга тиешлеген исбат итә. «Ана телендә укыту – балаларга белем бирүдә һәм аларны тәрбия итүдә бердәнбер корал», – дип, иң элек үз телеңне өйрәнергә кирәклекне алга сөрә.

    М. Корбангалиев «Мәктәп» һәм соңрак «Мәгариф» журналында актив катнаша, һәр санында диярлек укыту методлары, татар милли мәктәпләрендә укыла торган фәннәрнең программасы турында мәкаләләр яза. Шул вакыттагы укыту методикасын тәнкыйть итеп, балаларны җиңел юл белән уку-язуга өйрәтү алымнарын күрсәтә. Ул вакыттагы башлангыч мәктәпләрнең төп бурычы укыту гына түгел, тәрбия бирү дә икәнен әйтә.

    Февраль революциясеннән соң М. Корбангалиев Казан мөселман балалар приютында укытучы һәм шул ук вакытта татар мәктәпләренең инспекторы булып эшли. Казан өязе һәм губерна земствосы шәһәр думасында һәм Бөтенроссия татар укы-тучыларының союзында әгъза булып тора. Шуннан файдаланып, ул мәгариф өлкәсендә татарлар өчен күп эш башкара: яңа мәктәпләр ачтыра, укытучылар өчен курслар оештыра һәм аларда үзе лекцияләр укый. Әмма бу эшләрне башкарганда барысы да шома гына барган дип уйлау дөрес булмас иде. Каршылыклар күп була. Тик Октябрь революциясеннән соң гына М. Корбангалиевкә укыту, хезмәт итү юлындагы теләкләрен тормышка ашырырга мөмкинлек туа. Ул, яңадан тугандай, яңа көч, зур дәрт белән эшкә керешә. Аңа тагын да җаваплы эшләр тапшырыла: мәгариф бүлеге мөдире урынбасары хезмәтен үти. Казан мәктәпләренең инспекторы була, шул вакыт курслар оештыра, кадрлар сайлый, укыту методларын камилләштерә. Бер үк вакытта Мөселман комиссариаты каршында «Гыйльми комиссия» дә әгъза булып тора. Аның җитәкчелегендә 1926 елда педагогия җәмгыяте төзелә һәм ул озак еллар дәвамында аның рәисе була. Моннан тыш та күп төрле җәмгыятьләр әгъзасы буларак, милләт өчен шактый файдалы эшләр башкара. Иҗтимагый һәм сәяси тормышка актив катнашуы белән бергә, педагогик эшчәнлеген дә ташламый. Төрле елларда югары уку йортларында, техникумнарда махсус курсларда лекцияләр укый.

    1931–1932 уку елында М. Корбангалиевкә университетта үтелә торган барлык фәннәр буенча татар телендә гыйльми терминнарны эшләү өчен терминология комиссиясе төзү һәм аның белән җитәкчелек итү эше тапшырыла. Аның җитәкчелегендә бу комиссия тарафыннан бер ел эчендә 17500 гыйльми термин теркәлә.

    Төрле тип мәктәпләрдә укыту тәҗрибәсен файдаланып, ул методика өлкәсендә эшләүгә гаять тә күп көч куя. Аның «Ана телен укыту методикасы» (1918 ел), «Укырга-язарга өйрәтү методикасы» (1940 ел) үз вакытында бик кирәкле методик кулланма булып исәпләнәләр.

    М. Корбангалиев – укытучылык, педагогик методика һәм гыйльми-иҗтимагый хезмәтләрдән тыш, йөзләрчә (135) дәреслек һәм кулланмаларның авторы һәм редакторы. 1912–1913 елларда ук башлангыч мәктәпләр өчен әлифбалар, арифметика дәреслекләре, уку китаплары, грамматика һәм география дәреслекләре, урта мәктәпләр өчен грамматика, зурлар өчен әлифба һәм уку китаплары, татар башлангыч мәктәпләре өчен букварь һәм рус теленнән уку китаплары, шулай ук татар телен өйрәнүче рус һәм башка халыклар өчен махсус китаплар төзеп бастыра, соңгысы татар телен өйрәнүчеләр өчен бердәнбер кулланма булып санала. Аның Риза Газизов белән бергә төзегән беренче чагыштырма грамматикасы тагын да зуррак әһәмияткә ия.

    М. Корбангалиев – татар теле орфографиясен эшләү буенча да зур хезмәт күрсәтә, рус графикасы нигезендәге алфавитка күчү буенча да актив эшли. Ул сүзлекләр төзү өлкәсендә дә күп хезмәт итә. Аның җитәкчелегендә русча-татарча һәм та-тарча-русча сүзлекләр төзелә.

    Күренекле методист буларак, М. Корбангалиевнең русларга һәм, гомумән, татар булмаганнарга татар телен укыту өлкәсендә эшләгән эшләре аеруча игътибарга лаек. Бу өлкәдә дә ул үзенең метод һәм алымнарын тәкъдим итә, үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, аның үрнәкләрен бирә.

    1923–24 елларда Татарстан хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасында рус һәм татар телен дәүләт теле итеп хисаплау һәм ул телләрне шунда яшәүче барлык кешеләр дә өйрәнергә тиешлек турында карар кабул ителә, ул телләрне һәм рус мәктәпләре өчен татар телендә дәреслекләр төзергә кирәк була. Бу эш Мөхетдин Корбангалиев тарафыннан башлап җибәрелә.

    Ул Р. Газизов белән бергә төзеп, 1928 елда «Русларга татар телен өйрәтү өчен кулланма һәм дәреслек» дигән китабын бастыра. Анда чит телне өйрәтүне нинди методлар белән алып барырга, ул методлар белән эшләгәндә эшне ничек оештырырга, нинди алымнар куеп эш итәргә кирәклеге мисаллар өстендә күрсәтелә.

    М. X. Корбангалиев үзе генә (һәм Р. Газизов белән берлектә) 1927–34 елларда урта мәктәпнең V–VI класслары өчен «Руслар өчен татар теле дәреслеге» һәм «Татарлардан башкалар өчен татар теле дәресләре» китапларын төзеп бастыра. Бу дәреслекләр Наркомпрос тарафыннан хәтта техникумнар, ВУЗлар һәм зурлар курслары өчен дә файдаланырга тәкъдим ителә.

    1928–29 елларда Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, университетның барлык факультетларында да татарларга һәм хәтта русларга да татар телен укыту кертүне куя һәм аны тиешле югарылыкта алып баруны таләп итә: «... университетта укучы татар һәм татар булмаган студентларга, каян чыгышларына карамастан, татар телен өйрәнүне мәҗбүри куярга, татар телен белү Татарстан республикасында гына түгел, ә татар-төрек халыклары булган башка республикаларда да эшләргә мөмкинлек тудырачак ...», – дип, университет ректорына яза.

    1934 елда М. Корбангалиев техникум, рабфак, ВУЗ, ВТУЗлар өчен «Татарлардан башкалар өчен татар теле дәреслеге »н язып бастыра һәм шушы дәреслек белән эшләү алымнарын бирә, бу өлкәдә эшләүчеләргә – укытучыларга юл күрсәтә, эш үрнәкләрен күрсәтә.

    Мөхетдин Корбангалиев татар телен гыйльми нигезләү, аны бөтен халыкка аңлаешлы гомум халык теле итү өчен, татар әдәби телен булдыру өчен, татар телен башка тел сүзләре белән чүпләүгә каршы көрәш алып бара. Ул татар телен чын-чынлап фәнни нигезгә салып укыту эшен башлап җибәрә, татар телен, татар милләтен югалтмау, аның гореф-гадәтләрен саклау, татар милләтен милләт итеп калдыру өчен аяусыз көрәшә.

    Хөкүмәтебез М. Корбангалиевнең укыту-тәрбия, гыйльми-иҗтимагый һәм оештыру, җитәкчелек итү өлкәсендәге хезмәтләренә зур бәя бирә: 1925 елда аның исеме Татарстан Республикасы төзелүгә 5 ел тулу уңае белән, Татарстан Үзәк Башкарма комитеты тарафыннан «Кызыл такта»га кертелә. Шул ук елда, эшчәнлегенә 30 ел тулу уңае белән, галимнең зур юбилее үткәрелә һәм аның хөрмәтенә Татарстан Мәгариф комиссариаты студентларга М. Корбангалиен исемендәге ике стипендия билгели. Бераз соңрак аның эшчәнле-ге «Хезмәт батыры», «Атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм орденнар белән билгеләп узыла.

    1941 елда аңа Мәскәү Учпедгизы тарафыннан милли мәктәпләрнең VIII–IX–Х класслары өчен рус теле дәреслеге төзү эше тапшырыла. Ул бу эшкә X. Шабанов һәм Р. Газизовны да тарта. Ләкин, кызганычка каршы, эшен ул азагына кадәр башкарып чыга алмый: 3 июньдә аның йөрәге тибүдән туктый.

    Телне, үз халкын яратуы, хезмәт сөюе, ташып торган энергиясе һәм түземлеге аңа барлык кыенлыкларны җиңәргә, үз юлыннан тайпылмыйча алга барырга, максатына ирешергә ярдәм итә. Ул соңгы сулышына кадәр халкыбызны яктылыкка илтү юлында армый-талмый хезмәт итте, мәгариф, мәгърифәтчелек өлкәсендә, мәктәп-мәдрәсәләр ачуда, аларда татар телен укытуны кертүдә нәтиҗәле эшләде. Шуның өчен дә Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиевне халкыбыз дан-хөрмәт казанган галимнәрнең берсе дип таный һәм онытмый.

     


    Институт истории им. Ш.Марджани АН РТНовостиНаукаПубликацииМероприятияТатароведениеПроекты–online ИнформацияКНИЖНЫЙ КИОСК