www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Понедельник, 14 октября 2024, 17:49 Публикации Вы находитесь: / Публикации / Популярная история / Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте: урта гасырлар |
|
Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте: урта гасырлар
Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте: урта гасырлар (фәнни-популяр басма). – Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2014. – 196 б. Китапта заманча фәнни эзләнүләр һәм күпсанлы чыганаклар нигезендә татар халкының мөстәкыйль дәүләтләр булып яшәгән чоры тасвирлана. Халкыбызның рухи һәм матди мәдәнияте үсеше, мәдәниятара багланышлар сурәтләнә. Китап киң катлам укучыларга адреслана. См. электронную версию книги (pdf)
Авторлары:
Фәнни редакторы:
Төзүчеләре: Кереш Соңгы елларда милли үзаңыбыз үсү халкыбызның үткәне, данлы тарихы, күп гасырларга сузылган олы юл узып бүгенге көннәргә килеп җиткән рухи һәм мәдәни кыйммәтләре белән кызыксынуны тагын да арттырды. Борынгы бабаларыбызның яшәеше һәм көнкүреше, башка милләтләр белән багланышлары, мәдәнияте, тәрбиягә, дингә карашлары, бай рухи дөньясы тарихка турыдан-туры бәйләнеше булмаган кешеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Чөнки, бабаларыбыз әйтмешли, «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк». Күпгасырлык рухи һәм матди мирасыбызны барлау, аны яңача аңларга тырышу күп кенә тарихи ачышларга китерде. Борынгы төрки халыклар чал тарихта үзләренең мәңге җуелмас шанлы эзләрен калдырганнар. Гаять зур киңлекләрне үз эченә алган Төрки каганлык дигән мәгърур дәүләтләрен булдырганнар, озак еллар буена Азия һәм Европа континентларын бер итеп яшәгәннәр. Шуңа да Азия һәм Европа тарихларын төрки-татар тарихыннан аерып алып булмый. Бу бергәлек халыкларның яшәү рәвешләрендә дә, үзара мөнәсәбәтләрендә дә чагылыш тапкан. Бүгенге Россиядә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яши. Бу дуслыкның беренче адымнары әнә шул заманнарда ук салынган. Төрки каганлык, Бөек Болгар илендә урнашкан мәдәни багланышлар вакытлар узу белән тагын да ныгыган, баеган. Бүгенге четерекле заманда да шушы мирасыбызны югалтмыйча, киләчәк буыннарга илтеп җиткерәсе иде. Алар да, бабаларыбыз кебек, күпмилләтле даирәдә яшәп, үзенең милләте, аның үткәне белән кызыксынып, киләчәге өчен җан атып, «Мин – татар баласы!» дип горурланырлык булсын! Бу басма шул юлда бер ярдәмче булыр дип ышанабыз. Тарих һәм мәдәният мәсьәләләрен бер яссылыкта, үзара бәйләнештә яктыртуны төп максат итеп алган әлеге китапта халкыбыз тарихының данлы сәхифәләре – Азиядә һәм Европада һуннар (гуннар), Төрки каганлык, Идел-Чулман Болгары, Алтын Урда дәүләте, татар ханлыклары чорларына хас булган үзенчәлекләр, халыкның яшәеше, тормыш-көнкүреше белән беррәттән, дине, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате, музыка үсеше, архитектурасы, милли ризык, кием тарихы, тарихыбызда мәңге югалмас эзләрен калдырган мәртәбәле хатын-кызларыбыз эшчәнлеге тасвирлана. Басма татар тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Эчтәлек
Кереш ... 3 | |
|