www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Четверг, 21 ноября 2024, 14:29 Публикации Вы находитесь: / Публикации / ACADEMIA. Серия 97 / Мәрҗани |
|
Мәрҗани
Мәрҗани / Фәнни редакторы: Р.С.Хәкимов, төзүчеләре: Л.Р.Мортазина, М.М.Гибатдинов. – Казан: ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2011. – 140 б.+ 8 б. вкл. (Academia, Серия 97 (1)). Китап күренекле татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, татар тарихын өйрәнүгә нигез салучыларның берсе Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм гыйльми эшчәнлегенә багышланган. Фәнни-популяр стилдә язылган бу җыентыкның төп максаты – киң катлам укучыларны Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы, күпкырлы иҗаты, хезмәтләре, фәнни карашлары белән таныштыру, замандашлары, шәкертләре һәм күренекле татар галимнәренең аның турындагы фикерләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү, милләттәшләребез күңелендә әлеге мөхтәрәм шәхесебезгә карата кызыксыну уяту. Китапка бөек галимнең тууына һиҗри ел исәбе белән йөз ел тулуга багышланып, 1915 елда дөнья күргән «Мәрҗани» мәҗмугасының хәзерге әдәби теленә күчерелгән яңа басмасыннан, Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабыннан татар тарихы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган өзекләр кертелгән. Текстлар әдәби телебезгә күчерелеп һәм кыскартылып бирелгән. Китап ахырында кайбер тарихи шәхесләр һәм төшенчәләр сүзлекчәсе тәкъдим ителгән. ЭЧТӘЛЕК Кереш 3 Мәрҗанинең тормыш юлы һәм хезмәтләре турында 4
Галимҗан Баруди. Остаз Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләре 4 Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (өзекләр) 70
Болгар, аның үткән хәлләре һәм шуңа бәйләнешле хәбәрләр турында 77 Мәкалә авторлары турында кыскача белешмә 131
Сүзлекчә 134 | |
|