www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Понедельник, 2 декабря 2024, 22:24 Публикации Вы находитесь: / Публикации / Тюркские проблемы / Гаффарова Ф.Ю. «Йолдыз» кабызган Максуди |
|
Гаффарова Ф.Ю. «Йолдыз» кабызган Максуди
Гаффарова Ф.Ю. «Йолдыз» кабызган Максуди. – Казан: Алма-Лит, 2006.– 186 б. (на татарском языке). ISBN 5-98245-025-1 Әлеге хезмәт XX йөз башы татар халкынын милли, мәдәни, иҗтимагый тормышында тирән эз калдырган мөгаллим-галим, яна төр дәреслекләр авторы, «Йолдыз» газетасы мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Низаметдин улы Максуди эшчәнлеге турында. Китап татар халкы тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Әхмәдһади Максудиның XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгарифе өлкәсендәге эшчәнлеге 1. Җәдитчелек хәрәкәте һәм Әхмәдһади Максудиның, шул хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрнең берсе буларак, эшчәнлеге 2. Әхмәдһади Максудиның дөньяви, дини фәннәр буенча язган дәреслекләре һәм аларның милли уку-укыту системасында тоткан урыны һәм әһәмияте
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК XX йөз башы татар халкының милли, сәяси фикере үсешендә «Йолдыз» газетасының роле 1. Татар вакытлы матбугатының барлыкка килүе һәм аның тарихында «Йолдыз» газетасының урыны 2. «Йолдыз» газетасында татар халкының милли, иҗгимагый-сәяси мәсьәләләренең чагылышы
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Әхмәдһади Максудиның «Йолдыз» нәшир-мөхәррир буларак эшчәнлеге 1. Әхмәдһади Максуди мәкаләләрендә яктыртылган мәсьәләләр 2. Танылган шәхесләргә багышланган мәкаләләр
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Әхмәдһади Максудиның Октябрь инкыйлабыннан соңгы эшчәнлеге һәм язмышы 1. Галимнең 1917 елдан соңгы гыйльми эшчәнлеге 2. Әхмәдһади Максуди 1930–1940 елларда
ЙОМГАКЛАУ БИБЛИОГРАФИЯ КУШЫМТА
Арабыздан иртә киткән затлы Әмирханнар нәселеннән булган милләтпәрвәребез һәм хезмәттәшебез Рашат Мәхмүт улы Әмирхановның якты истәлегенә багышлана.
КЕРЕШ Россиядә яшәгән рус булмаган халыкларның күбесе, шул исәптән татарлар өчен дә, XX йөз башы уяну, яңарышка омтылу, милли аңы үсү һәм шуның нәтиҗәсендә тәрәккыятка юл тоту чоры булды. XIX йөз ахыры XX йөз башы, беренче чиратта, Россия эшче сыйныфы үзенең икътисади, сәяси проблемаларын хәл итү өчен көрәшкә күтәрелгән чор. Әлеге көрәш эшчеләр сыйныфыныкы гына булмый, чөнки аларга тора-бара крестьяннар, солдатлар һәм, иң мөһиме, укучы яшьләр кушыла. Төрле сәяси түгәрәкләр, төркемнәр барлыкка килә һәм алар, үз эшчәнлеклөрен бердәм һәм нәтиҗәле итү максатыннан чыгып, партияләр төзиләр. Иң көчле партияләрнең берсе – РСДРП була, аның Казан төркеме 1903 елда барлыкка килә. Әлеге группаның эшчәнлеге нәтиҗәсе булып эшчеләр һәм укучы яшьләр, мәдрәсә шәкертләре катнашындагы чуалышлар тора. Беренчеләрдән булып мәдрәсәләрдәге уку-укыту һәм тәрбия системасына карата ризасызлык белдереп һәм яңарышны яклап «Мөхәммәдия» шәкертләре күтәрелә. Татар яшьләренең беренче яшерен оешмалары «Иттихад» төзелә һәм кулъязма газеталары «Әл-мәгариф» чыга. 1904 елда башланып киткән рус-япон сугышы бу чуалышларга яңа көч һәм төсмер бирә, чөнки илдә сугыш белән бәйле проблемалар – ачлык, кыйммәтлелек, мануфактурачылар һәм корал җитештерүчеләрнең баюы, авыл һәм шәһәр халкының бөлгенлеккә төшкәннән-төшә баруы күзәтелә. Үзләренең яшәү рәвешләре белән канәгать булмаган хезмәт халкы арасында сугышка каршылык үсә бара. Ә инде 1905 елның 9 гыйнварыннан соң («канлы якшәмбе») татар социал-революционерларының да сәяси эшчәнлекләре активлаша. Илдә туктаусыз барган күтәрелешләр, чуалышлар, кан коюлар алдында калган патша 1905 елда тарихка 17 Октябрь манифесты булып кереп калган манифестын игълан итәргә мәҗбүр була һәм халык азмы-күпме иркенлекләргә ирешә. 17 Октябрь манифесты биргән шәхес, веждан, сүз һәм союзлар ирегеннән файдаланып бер-бер артлы төрле мәсләктәге партияләр барлыкка килә, шул исәптән 1905–1906 елларда мөселман халыкларының беренче сәяси партиясе «Иттифак әл-мөслимин» төзелә. Шулай итеп, татар халкы да Россиянен сәясәт мәйданына чыга. «Иттифак» партиясен төзүче татар зыялылары халыкның мәдәни тормышын, уку-укыту һәм тәрбия системасын үзгәртү, яңарту хәрәкәтенә җитәкчелек итәләр, шунлыктан, җәдитчелек хәрәкәте татар милли хәрәкәтенең юл башы да була. Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре, идеологлары үз эшчәнлекләрен, беренче чиратта, халыкның милли горурлыгын уяту, милли хисләрен үстерү өчен үзләренең мәсләкләрен аңлатучы вакытлы матбугат, театр һәм яңача язылган дәреслекләр белән дөньяви фәннәр дә укытыла торган яңа тип мәктәп-мәдрәсәләр булдыру юлыннан башлыйлар. Һәм шул идеяләрне татар халкына җиткерү, аңлатуның төп юлын алар татар вакытлы матбугатында күрәләр. Ниһаять, татар зыялыларының уннарча елларга сузылган үтенеч-гозерлөреннән соң Санкт-Петербургта бераз гына соңарак татар телендә газета – Г. Баязитовның «Нур» газетасы (2 сентябрь 1905 ел), Казанда С. Алкинның «Казан мөхбире» (29 октябрь 1905 ел) һәм Әхмәдһади Максудиның «Йолдыз» (15 гыйнвар 1906 ел) газеталары чыга башлый. «Йолдыз» газетасы – 1906 елдан башлап 1918 елга кадәр Россиянең сәяси, иҗтимагый, мәдәни һәм, бигрәк тә, татар халкының, мөселман халыкларының милли, мәдәни, икътисади тормышларының 12 еллык этабын үз сәхифәләрендә яктырткан һәм бәяләгән газета. Бу 12 еллык дәвер эченә реакция еллары да, Россиянең I–IV Дәүләт думалары һәм андагы татар депутатларының эшчәнлеге дә, Балкан сугышы һәм 1914 елда башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы да, Февраль һәм Октябрь революцияләре дә, 1917 елның 22 июлендә игълан ителгән Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мохтарияты һәм аның Уфада уздырылган Милли Мәҗлесе кебек тарихи вакыйгалар да керә. Әлеге хезмәт XX йөз башында татар халкының үзенең милли, икътисади үсеше өчен алып барган милли яңарыш хәрәкәте башында торган татар зыялыларының иң күренеклеләреннән булган мөгаллим-галим, татарча беренче әлифба (1892) һәм беренче татар энциклопедиясе авторы (1927 ел), фәлсәфә буенча татарча тәүге хезмәтләр язган һәм «Йолдыз» газетасы редакторы, «Иттифак әл-мөслимин» партиясен төзүчеләрнең берсе булган, Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдөни мохтариятен төзүдә, аның эшчөнлегендө актив катнашкан, журналист, җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Низаметдин улы Максудиның милли, мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлеген күрсәтүгә багышлана. Беренче бүлек – «Әхмәдһади Максудиның XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгарифе өлкәсендәге эшчәнлеге» – ике бүлекчәдән тора. Бу бүлектә җәдитчелек хәрәкәтенең, татар иҗтимагый фикере үсешенең мөһим бер этабы буларак, иҗтимагый-сәяси күренешкә әверелүе күрсәтелә. Биредә шулай ук Џ. Максудиның уку-укыту өлкәсендәге күп санлы дәреслекләренә, методик күрсәтмәләренә бөя бирелә. Икенче бүлек татар вакытлы матбугатының барлыкка килүе һәм аның тарихында 1906–1918 елларда чыккан «Йолдыз» газетасының урыны турында. Бу бүлектә татарча газета-журналларның аеруча игътибарга лаеклылары аталып кителә һәм аларның татар халкының милли, мәдәни, сәяси үсешенә булган тәэсире турында сүз алып барыла. Бигрәк тә, әле беренче саннарында үзенең мәсләген анык игълан итмәгән «Йолдыз» газетасының, «Иттифак әл-мөслимин» партиясе программасы нигезләрендә, ягъни милли идеалга, милли идеягә – бердәм, бербөтен халык булып үзенең тәрәккыятенә, милли, мәдәни, икътисади яңарышына, алгарышына ирешү идеясенә хезмәт итүе чагылдырыла. Газетада 12 ел буена яктыртылган, анализланган темалар, күтәрелгән мәсьәләләр дүрткә бүленеп каралды, әмма дүрт бүленешнең һәрберсенә мисал рәвешендә китерелгән күпсанлы мәкаләләрнең барысына да күзәтү ясау мөмкин булмаганлыктан, шулар арасыннан безнең карашка көчлерәк язылганнарының берничәсенә генә анализ ясарга, бәяләргә тырышылды; газетаның төп авторларыннан булган С.Максудиның «Хисапнамә»ләренә, «Сәяси сөхбәтләр»енә, «Милли сөхбөтләр»енә бәя бирелде. Ике бүлекчәдән торган өченче бүлектә Џ. Максудиның мөхәррирлек эшчәнлеге каралды, аның ил һәм татар тормышындагы иң борчыган мәсьәләләргә багышланган мәкаләләренә анализ ясалды. Бу проблемалар да дүрт төркемгә бүленеп каралды һәм авторның аларны чишү юлларын ничек күрүе өйрәнелде. Биредә шул елларда татар җәмәгатьчелеген шактый дулкынландырган, борчыган вакыйга – Г. Исхакый, Ф. Туктаровлар белән Џ. Максуди арасында «Йолдыз» һәм «Ил» газеталарында барган фикер көрәшен шактый ямьсез якка кертеп җибәргән полемик мәкаләләргә күзәтү дә урын ала. Дүртенче бүлек Џ. Максудиның Октябрь инкыйлабыннан соңгы еллардагы эшчәнлеге һәм язмышы турында. Бүлек ике бүлекчәдән тора. Беренчесендә галимнең кулъязма хәлендә генә сакланган һәм бүгенгәчә барланмаган, бәяләнмәгән көнчыгыш фәлсәфәсенә кагылышлы хезмәтләре карала. Болар – алты кулъязма хезмәт; алар татарча язылып, галимнең үзе тарафыннан русчага тәрҗемә ителгәннәр. 1. Восточная (тюрко-арабская) логика (перевод с татарского оригинала). 2. Восточная мусульманская логика (перевод с арабского оригинала с дополнениями). 3. Конспект восточной философии. 4. Тюрко-арабская философия. 5. Квинтэссенция восточной философии. 6. Терминология философии. Монда күзәтү, барлау рәвешендә генә булса да, әлеге кулъязмаларның эчтәлекләренә тукталына һәм тарихи кыйммәтләре билгеләнә. Икенче бүлекчә исә, Џ. Максудиның 1930–1940 еллардагы язмышына багышлана. Аны яктыртуда ТРсы тарихи-сәяси документларының Үзәк Дәүләт архивы (фонд 8233, опись 2, эш 14611, т.1) һәм ТР ДКК фондындагы Џ. Максуди эше, ягъни 12112 һәм 3389 номерлы эшләр, шулай ук кызы Бәхрәмия Сәйфуллина һәм оныгы Рөстәм Максудов бүләк иткән Џ.Максуди архивы материаллары файдаланыла, шактый яна фактлар фәнни әйләнешкә беренче мәртәбә кертелә. Әлеге хезмәтне язганда «Йолдыз» газетасының 12 еллык төпләнмәсе карап чыгылды, Џ. Максуди мәкаләләре барланды һәм кириллицага күчерелде. Г. Камал, Г. Кәрам, 3. Вәлиди, Г. Ибраһимов, М. Бигиев, Г. Баттал, Џ. Атласов, Ш. Әхмәдиев џ.б. язган мәкаләләр укылды. Шулай ук «Сөембикә», «Аң», «Мәктәп» журналларына һәм Г. Исхакыйның «Ил», «Сүз» газеталарындагы мәкаләләренә күзәтү ясалды. Хезмәтнең яңалыгы, әһәмияте шунда – Октябрь инкыйлабына кадәр татар дөньясында милләтнең милли йөзе булган, белемен, көчен, гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган шәхеснең – Џ. Максудиның эшчәнлеген һәм исемен XX йөзнең 80 еллары ахырларында гына халкыбыз тарихына кайтару башланды. Һәм бу изге юлда тарихчы, фәлсәфәче, телче, педагог галимнәребезгә эшлисе эшләр күп әле. Шунлыктан, әлеге хезмәт Әхмәдһади Максудинын эшчәнлеген тулысынча өйрәнү һәм бәяләү омтылышындагы беренче адым буларак кабул ителә ала. Китапта, шулай ук, библиография һәм кушымта бирелә.
Гаффарова Фәридә Юлдаш кызы (09.12.1951) Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә туган. Березняк сигезьеллык, Кукмара урта мәктәпләрендә укый (1959-1969), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1974). Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр (1975-1996), тарих фәннәре кандидаты (1997). Бүген ТФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Дүрт фәнни хезмәт, йөзгә якын фәнни, фәнни-популяр мәкалә авторы.
| |||
|