www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Воскресенье, 3 ноября 2024, 03:39 Публикации Вы находитесь: / Публикации / Тюркские проблемы / Алишев С.Х. Татар тарихчылары |
|
Алишев С.Х. Татар тарихчылары
Алишев С.Х. Татар тарихчылары. – Казан: Татар, кит. нәшр., 2006. – 206 б.: рәс. б-н.
Бу китап татар халкында тарих фәненең барлыкка килүен һәм үсүен, тарих язучы галимнәребез, аларның хезмәтләре турында сөйли. Автор тарихи хезмәтләрдәге Болгар – Казан дәвамчылыгы идеясен яңа фактлар һәм чыганаклар белән дәлилли. Халкыбыз үзенең өлкән буын тарихчылары – тарих күгендәге олы йолдызлары белән горурланырга һәм мактанырга хаклы. Китап татар тарихы белән кызыксынучыларга адреслана.
Эчтәлек Кереш сүз Казан ханлыгы чорында татарча чыганаклар Документаль чыганаклар Казан ханнары ярлыклары Шәриф Хаҗитархани.«Зафәрнамә-и вилайәт-и Казан» Җир мөнәсәбәтләренә караган татарча язмалар Эпиграфик чыганаклар Кабер ташы язмалары Шәҗәрәләр Халык авыз иҗаты Матур әдәбият әсәрләре Татарларда тарих фәненең үсеше Борынгы чорда тарихи белемнәр Тарих фәне үсешенә алшартлар Тарихи белемнәрнең фән булып формалашуы Тарих фәненең үсә һәм ныгый баруы XX гасырның беренче яртысында татар тарихын язу. Чорга характеристика Љч тарихчы казый Россия тарихы буенча татар тарихчыларының хезмәтләре Гомуми тарих Гайнетдин Әхмәров һәм Әхмәтзәки Вәлиди Һади Атласи, Габделбари Баттал һәм Газиз Гобәйдуллин Кыскача йомгак Файдаланылган әдәбият
Кереш сүз
Татар халкы тарихын язу бик кирәкле һәм файдалы гамәл. Ул бездә тарихи белемнәрнең ничек үсүен, аның фән булып урнашуын тасвирлый, үткәндә булган ялгышларны төзәтергә ярдәм итә. Безнең нинди тарихчыларыбыз булган, алар нинди хезмәтләр язганнар? дигән сорауга да җавап бирә. Элек әйтелгән һәм язып бастырылган кайбер фикерләр безнең өчен ачыш, яңалык булып та тоелырга мөмкин. Мисал өчен китапта китерелгән авторларның, болгарлар маҗар-мишәрләр белән хәзерге Түбән Новгород урынында Ибраһим каласын, аннан Идел буйлап югары китеп Балахна шәһәрен салганнар; Алтын Урда дәүләте хәзер без язганча Казан, Кырым, Әстерхан ханлыкларына гына түгел, ә бәлки, рус кенәзлеге һ.б. ханлыкларга таркала, дип язулары яңалык булып күренә. Мондый мисалларны күп китерергә була. Нилектән без хәзер аларны файдаланмыйбыз? Чөнки урыслар гасырлар буена татарлардагы тарихи аңлылыкны, аларның мәгърифәтен һәм мәгарифен бетерергә тырышты һәм әле дә тырыша. Урыслаштыру сәясәте аркасында кайберәүләр аңа каршы Алтын Урда дәүләтен калкан итеп куярга теләде. Имеш, безнең үзебезнең шундый зур империябез булган. Борынгы макроэт-ноним «татар» исеменә ышыкланып, Алтын Урданың төп халкы булган казакъ һәм үзбәкләрне санга сукмыйча, безне андагы кабиләләр белән буташтырдылар. Ләкин безнең күренекле һәм атаклы тарихчыларыбыз бу турыда, ягъни Алтын Урданың безнең дәүләтебез булганлыгы хакында язмадылар һәм аны кирәк дип тә тапмадылар. Укучылар китапта тарихчыларыбызның бу турыдагы һәм башка бик күп фикерләре белән танышырлар. Анда Казан ханлыгы чорында булган язмача чыганакларга да, борынгы заманда булган тарихи белемнәргә да урын бирелгән. Тарих язу эшенең барышы, шул процессның нәтиҗәсе буларак татар тарих фәне урнашуы, аның иң күренекле вәкиле Ш.Мәрҗани иҗаты яктыртылган. Татар халкының XIX йөзнең икенче яртысында – XX гасырның беренче чирегендә күп тарихчы галимнәре булган. Хәзер аларның күбесен инде белмибез, алар онытыла баралар. Тарих фәненең ул вакыттагы төп юнәлешен дә – Болгар, Казан тарихын онытабыз. Бу юнәлешне алга сөрүче Ризаэтдин Фәхретдин, Хәсәнгата Габәши, Рәшит Ибраһимов иҗатлары «Өч тарихчы казый» бүлегендә анализланды. Гайнетдин Әхмәров, Әхмәтзәки Вәлиди, Һади Атласи, Габделбари Баттал һәм Газиз Го-бәйдуллин иҗатларына игътибар ителде. Без аз белгән авторлар турында да язылды. Аларның төп хезмәтләренә анализ ясаудан тыш кыскача гына биографик белешмәләр дә бирелде. Россия тарихы буенча язылган тарихи әсәрләр тикшерелде. Алар беренче булып татар халкын рус тарихы белән таныштырганнар. Гомуми тарих буенча да татар тарихы фәне баетылган. Аны язучылар байтак икән, шулар рәтенә чит илләр тарихы белән беррәттән Россия тарихы да кертелеп каралган. «Әнбияләр тарихын да гомуми тарихка кертелергә мөмкин. Ләкин ул, дини-тарихи өлкәгә караганлыктан, анализларга алынмады. Тарих фәненең башка гыйлемнәр белән бәйләнешенә, бигрәк тә география һәм матур әдәбият белән аралашып үсүенә зур әһәмият бирелгән. Икътисад фәненә якын торуы да кызыклы. Китап тарихи материалларга бай. Укучылар монда тарихи күренешләргә бәйле күп материал белән танышырлар. | |
|