www.tataroved.ru Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета
  выберите язык общения Русский English
 
 
  Поиск:      расширенный поиск

www.tataroved.ru - Пятница, 29 марта 2024, 03:36

Публикации


Вы находитесь: / Публикации / Тюрко-татарские государства / Себердә һәм Үзәк Азиядә борынгы төрки дәүләтләр
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ  •  Новости  •  Наука  •  Публикации  •  Мероприятия  •  Татароведение  •  Проекты–online  •  Информация  •  КАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ
Этногенез и культура татар  •  Золотая Орда  •  К 1000-летию г.Казани  •  Джадидизм  •  Тюрко-татарские государства  •  Тюркские проблемы  •  Из серии «Альметьевская энциклопедия»  •  Публицистика  •  Методология и теория татароведения  •  Журналы  •  История и теория национального образования  •  Татарское богословие  •  Искусство  •  История татар с древнейших времен в 7 томах  •  Археология  •  Государство и религия  •  Исламские институты в Российской империи  •  Источники и источниковедение  •  ACADEMIA. Серия 97  •  Этносоциология  •  Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья  •  Новая и новейшая история России и Татарстана  •  Кремлевские чтения  •  Серия «Язма Мирас. Письменное Наследие. Textual Heritage»  •  Популярная история  •  История, культура, религиозность татар-кряшен
С.Х.Алишев. Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар  •  Казанское ханство: актуальные проблемы исследования  •  Файзрахманов Г.Л. История сибирских татар (с древнейших времен до начала XX века)  •  Казанское ханство в панораме веков  •  Файзрахманов Г.Л. Древние тюрки в Сибири и Центральной Азии  •  Алишев С.Х. Казан ханлыгы тарихыннан  •  Исхаков Д.М. Тюрко-татарские государства XV-XVI вв.  •  Присоединение Среднего Поволжья к Российскому государству. Взгляд из XXI века  •  Файзрахманов Г.Л. История татар Западной Сибири: с древнейших времен до начала XX века  •  История Казанского ханства в трудах татарских историков конца XIX – начала XX в.  •  Себердә һәм Үзәк Азиядә борынгы төрки дәүләтләр  •  Рахимзянов Б.Р. Касимовское ханство (1445-1552 гг.). Очерки истории  •  Алишев С.Х. Болгаро-казанские и золотоордынские отношения в XIII–XVI вв.  •  Мухамадеев А.Р. Право Волжской Болгарии. Часть 2. Проблемы феодализма и землевладение, налоговая система  •  Мухамадеев А.Р. Право Волжской Болгарии. Часть 1. Преступления и наказания, правосудие  •  Тюркские кочевники Евразии (кимаки, кипчаки, половцы…)

 
Логин:    
Пароль:
 
 

  • [ Регистрация ]
  • Себердә һәм Үзәк Азиядә борынгы төрки дәүләтләр
    Фәйзрахманов Г.Л. – Казан: Мәгариф, 2005. – 191 б.
     

    Әлеге хезмәттә төрки дәүләтләрнең бик борынгы заманнардан башлап XIII гасырга кадәрге тарихы бәян ителә. Автор борынгы төркиләр тарихын зур киңлектә тикшерә – китапта аларның географик урнашуы, сәяси тормышы, көнкүреше, мәдәнияте, диннәре һәм күрше дәүләтләр, кабиләләр белән үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана. Ышанычлы тарихи чыганаклар нигезендә борынгы төрки дәүләтләрнең төзелүе, үсүе һәм көчәюе, һәлакәте, бу һәлакәтнең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре яктыртыла.

    Эчтәлек

    Кереш

    I бүлек. Көньяк Себернең археологик мәдәниятләре

    II бүлек. Сөннәр

    Бөек дала
    Үзәк Азиянең борынгы халкы
    Сөннәр
    Сөннәрнең күршеләре
    Сөннү дәүләте
    Кытай белән мөнәсәбәтләр
    Кытай диверсиясе
    Сөннү җәмгыятенең кризисы. Бүленү
    Сөннү мәмләкәтенең һәлакәте
    Сөннүнең хуҗалыгы һәм рухи мәдәнияте
    Сөннунең иҗтимагый һәм дәүләт төзелеше
    һәлакәттән соң сөннәрнең язмышы. Көньяк сөннәр, Юебань һәм һуннар

    III бүлек. Бөек Төрки каһанлыгы

    Борынгы төркиләр
    Беренче Төрки каһанлыгы
    Икенче Төрки каһанлыгы
    Хәзәр каһанлыгы һәм Азов буендагы Бөек Болгар дәүләте
    Борынгы төркиләрнең дәүләт һәм иҗтимагый төзелеше
    Бөек Төрки каһанлыгының халкы
    Борынгы төркиләрнең хуҗалыгы
    Борынгы төркиләрнең дине
    Мәдәният

    IV бүлек. Уйгыр каһанлыгы

    V бүлек. Кимәк каһанлыгы һәм борынгы теркиләр язмышы

    Кимәк каһанлыгы
    Кимәк каһанлыгы халкы
    Кимәк каһанлыгының хуҗалыгы һәм мәдәнияте
    Кимәк дәүләтенең һәлакәте
    Кимәк дәүләтенең һәлакәтеннән соң борынгы төркиләрнең язмышы

    VI бүлек. Енисей кыргызлары дәүләте

    Минуса казанлыгының борынгы халкы
    Енисей кыргызлары дәүләте
    Монголларга каршы көрәш
    Енисей кыргызлары дәүләтенең иҗтимагый төзелеше
    Кыргызларның хуҗалыгы
    Рухи мәдәният
    Йомгак

    Автордан

    Узган гасырның 80 нче еллары ахырында, илебездә тоталитар тәртипләр какшап, демократия җилләре исә башлагач, халкыбыз дәүләт җитәкчеләре алдына катгый таләпләр куйды. Бу таләпләр шактый куп булып, шулар арасында өчесе үтә әһәмиятле иде: дәүләтчелегебезне кире кайтару, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү һәм халкыбызның тарихын дөрес итеп язу.

    Бу таләпләрне тормышка ашыру өчен, демократик тәртиптә Татарстанның яңа Югары Советы сайланды, ул Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, татар телен рус теле белән беррәттән дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү законлаштырылды. Татарстанда Фәннәр академиясе төзелде, аның составында Тарих институты оештырылды. Тарихчы галимнәргә халкыбызның ышанычлы чыганакларга нигезләнгән дөрес тарихын язу бурычы куелды.

    Татар халкы тарихын язу өчен, башта халкыбызның төрле этнографик төркемнәре тарихын язарга кирәк иде. Шушы максатны тормышка ашыру өчен, мин Себер татарлары тарихын өйрәнергә керештем. Бу темага электән җыелган бераз тарихи материалым да бар иде. Эшли башлауга шул ачыкланды: Себер татарлары тарихын Идел-Урал буе, Әстерхан татарлары тарихыннан, борынгы чор буенча гомуми төркиләр тарихыннана ерып тикшерергә дә, язарга да мөмкин түгел, чөнки ата-бабаларның тамырлары бер. Барысы да борынгы төркиләр тарихына барып тоташа.

    Мин борынгы төркиләр тарихы буенча чыганакларга, төрле ил галимнәре хезмәтләренә таянып эшкә керештем. Нәтиҗәдә мөстәкыйль, шул ук вакытта бер-берсенә нык бәйле ике монографиялек материал һәм фәнни фикер тупланды. Алар рус телендә «Древние тюрки в Сибири и Центральной Азии» (2000) һәм «История сибирских татар с древнейших времен до начала XX века» (2002) дигән исем астында Казанда басылып чыктылар.

    Әлеге, ягъни сезнең кулга килеп кергән китапны чыгаруга исә татар тарихын халкыбызга үз туган телебездә ирештерү теләге этәргеч булды. Бу китап рус телендә чыккан монографиядән бераз аерыла. Әлеге хезмәткә яңа материал, яңа фикерләр өстәлде.

    Китап халык өчен, ил өчен языла. Халкыбыз һәрвакытта үзенең тарихи тамырлары белән кызыксынып яшәде. Бу китап бабаларыбызның яшәү өчен көрәше, алар төзегән дәүләтләрнең данлы үткәне һәм фаҗигале язмышы белән таныштырыр.
     


    Институт истории им. Ш.Марджани АН РТНовостиНаукаПубликацииМероприятияТатароведениеПроекты–online ИнформацияКАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ