www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Четверг, 12 декабря 2024, 20:16 Публикации Вы находитесь: / Публикации / Тюрко-татарские государства / Алишев С.Х. Казан ханлыгы тарихыннан |
|
Алишев С.Х. Казан ханлыгы тарихыннан
Алишев С.Х. Казан ханлыгы тарихыннан. – Казан: Раннур, 2003. – 336 б. Из истории Казанского ханства (на татарском языке)
В этой книге собраны ранее изданные работы автора по истории Казанского ханства. В данной работе освещаются различные аспекты истории Казанского ханства, начиная от его образования и заканчивая современной историей татарского народа. Даются очерки о знаменитых татарах, которые боролись за независимость своей нации. Автор также уделил внимание источникам периода ханства, которые также вошли в эту книгу. Некоторые из очерков, вошедших в монографию были уже опубликованы как самостоятельные книги, сейчас редко встречаются на полках книжных магазинов, поэтому данная работа вызовет интерес среди читателей, т.к. появилась возможность ознакомиться с трудами историка в одной публикации.
Эчтәлек
Кереш
Казан ханлыгы тарихыннан. Татар халкының оешуы. Казан дәүләтенең төзелүе. Казан дәүләтенең эчке халәте. Казан ханлыгының халыкара хәле. Казан дәүләтен җимерү. Казан алынгач ихтилал һәм татар халкының хәле.
Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар Документаль чыганаклар Казан ханнары ярлыклары. Җир мөнәсәбәтләренә караган татарча язмалар. Эпиграфик ядкәрләр. Кабер ташлары язмалары. Шәҗәрәләр. Халык авыз иҗаты. Матур әдәбият әсәрләре.
Казан дәүләте җимерелгәч. Урыс дәүләтенең сәясәте һәм татар җирен колонизацияләү. Татар халкының милли азатлык көрәше.
Каһарман бабайлар. Баш күтәрүләр, крестьян сугышлары. Хәсән Айбулат углы Карачурин. Давыл алдыннан. Абдулла Галиев – Батырша. Исхак Әхмәтов. Йосыф Енгалычев һәм башкалар. Пугачев полковнигы Бәхтияр Канкаев XIX гасырда крестьян чыгышлары Татар крестьяннарының социаль көрәш хронологик таблицасы.
Алга, белемгә, милли югарылыкка. Татар мәктәпләре тарихына карата. Татар милләтенең оешуы. Татарларда ХХ гасыр башында иҗтимагый фикер юнәлешләре. Татар халкының дәүләтчелек өчен көрәш елъязмасы. Редакциядән.
Кереш
Кадерле укучылар!
Бу китап татар халкы тарихының әһәмиятле мәсьәләләрен кыска гына күләмдә сезгә җиткерүне максат итеп куя. Сез ул мәсьәләләрнең автор тарафыннан ничек яктыртылуын аерым-аерым укып белә аласыз. Ягъни, әгәр сез нинди дә булса проблема ничек хәл ителә икән дигән сорау куясыз икән, китапның эчтәлеген карап, кирәк булган язманы (очеркны) табып, җавап ала аласыз. Әлбәттә, китапны тоташтан укып чыгу зур файда бирәчәк, чөнки ул татар халкы тарихын тулаем яктыртмаса да, гомумән, аны күз алдына китереп бастырырга ярдәм итәчәк.
Китап төрле елларда язылган күп әсәрләрдән тора. Алар арасында аваздаш булганнары да бар. Ләкин вакыйгаларның бирелеше һәм аңлатылулары төрле яссылыкта булганлыктан, алар бер-берсен баеталар гына.
Мондый баш сүздән соң кереш сүзем түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Тарих ул – кешелек дөньясының үткән практик тәҗрибәсе. Аны берәүнең башына килгән идеядән дә, йөрәгендә булган хисләреннән дә чыгарып ясап булмый, ягъни тарихчылар үз фикерләреннән, тойгыларыннан чыгып кына тарих язарга тиеш түгелләр. Тарихны, үткән тормыш тәҗрибәсен өйрәнү үзе уй-фикерләр, хис-тойгылар тудыра, әлбәттә. Ләкин тарихчы бу вакытта да аларга бирелмичә, чыганаклар күрсәтеп торган хакыйкатьтән читкә китәргә тиеш түгел. Мисал өчен Алтын Урда дәүләте мәсьәләсен алыйк. Соңгы елларда кайбер кешеләр аның тарихын, халкын ныклап өйрәнмичә: “Алтын Урда дәүләте татар дәүләте булган икән, димәк, ул без – татарлар дәүләте генә”, – дип сөйли, яза башладылар. Менә шул идея-фикергә тарих фәнен буйсындырырга тырышу килеп чыкты. Тын океаннан Польша, Венгриягә тикле, төньяктагы тундрадан Һинд океанына кадәр “Бөек төрек-монгол каганлыгы” картасы төзелде. Аның эчендә Гаяз Исхакыйның Идел-Урал штатлары да, әрмәннәрнең диңгездән диңгезгә диелгән империя картасы да кечкенә бер өлкә булып кына калдылар. Газета битләре Алтын Урданың булмаган татар халкы хакында, 1243 елда булмаган дәүләте (имеш, 1993 ел шуның 750 еллык юбилей елы) турындагы мәкаләләр белән тулды. Аның өстенә, әле бу идеяне “яңача караш”, дигән төшенчә белән сипләп куйдылар.
Яңача караш ул – безнең татарлар өчен аның тарихына бөек мәмләкәтчел шовинизм күзлегеннән карап кына мәсьәләләрне хәл итүдән ваз кичү, булып узган тарихи күренешләрне объектив рәвештә тарихи чынбарлыкка туры китереп аңлату дигән сүз. Һич тә инде үзең шул бөек каганлыклы булу, башка халыкларны исәпкә алмауга нигезләнгән татарлык түгел. Яңача караш төшенчәсенең тагын бер ягы бар. Ул тарих тәҗрибәсен өйрәнүдән сабак алуны таләп итә.
Мин бу китапта кайбер тарихи вакыйгаларны, күренешләрне бүгенге көн фактлары белән чагыштырам икән, ачуланмагыз. Элек, советлар чорында, мондый чагыштырулар өчен, бер дәвер күренешен нигә икенче вакытка күчерәсең, дигән формада бик каты ачуланалар, “кыйныйлар” иде. Ләкин, шулайрак итеп чагыштырмаганда тарих өйрәнүнең нигә кирәге бар? Тарихи тәҗрибә, аны куллану, әлбәттә, катлаулы, аңа сак килергә кирәк, әмма аңардан һич-кайчан баш тартып булмый. Бу мәсьәлә бездә әле бик аз куела, юк дәрәҗәсендә, өйрәнелмәгән, эшләнмәгән. Китап-язмаларыбызда да алар күп түгел. Укучылар үзләре дә бу турыда уйланырлар, үткәннәрне бүгенге көн белән чагыштырып карарлар кебек. Тарихи язмалар иҗади якын килүне таләп итә. Тарих ул – фән, әкият түгел, аның белән кайберәүләр кебек уйнарга ярамый. Хакыйкый нәтиҗә: әгәр берәүнең башында идея, уй-фикер туа икән, ул әле исбат ителүгә мохтаҗ нәрсә, аны чыганаклар белән, аларның барысын бергә җыеп анализлау белән расларга кирәк.
Һәм соңгысы. Элеккеге язмаларымны бүгенге күзлектән карап чыккач, төп мәсләкнең дөреслеге ачылды. Тик бик аз төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертелде. Әгәр кем дә булса, нәрсә беләндер килешмәсә, чыганакларын күрсәтеп һәм анализ биреп, авторга яки редакциягә язып җибәрсә, рәхмәтле булыр идек.
| |
|