www.tataroved.ru Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета
  выберите язык общения Русский English
 
 
  Поиск:      расширенный поиск

www.tataroved.ru - Среда, 24 апреля 2024, 18:28

Тюрко-Татарский Мир


Вы находитесь: / Тюрко-Татарский Мир / Проекты–online / Проект «Татарские мурзы и дворяне: история и современность - online» / Дворянский вестник = Морзалар хәбәрчесе / Бердәмлек – зур көч
Тюрко-Татарский Мир  •  Анонсы
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ  •  Новости  •  Наука  •  Публикации  •  Мероприятия  •  Татароведение  •  Проекты–online  •  Информация  •  КАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ
Проект «Средневековые тюрко-татарские государства-online»  •  Проект «Татарские мурзы и дворяне: история и современность - online»
Татарские мурзы и дворяне: история и современность  •  Дворянский вестник = Морзалар хәбәрчесе  •  Статьи из журнала «Научный Татарстан»
Мусульманское дворянство в Российской империи  •  Каргалы (бабайлар эзеннән)  •  Через тернии к звездам  •  Бердәмлек – зур көч  •  Мещеряки Бирского уезда в XVII-XIX веках (краткий исторический очерк)  •  Старый Буздяк: Трансформация статуса (XVIII-XX века)

 
Логин:    
Пароль:
 
 

  • [ Регистрация ]
  • Бердәмлек – зур көч
    Максат морза Мамлеев. Бердәмлек – зур көч (отчётный доклад предводителя Меджлиса татарских мурз М.Ш.Мамлеева на Большом валовом сборе Меджлиса 13 апреля 2008 года) // Дворянский вестник = Морзалар хәбәрчесе. – 2008. – № 73. – С. 4–5.
     

    Максат морза Мамлеев

    Бердәмлек – зур көч

     

    Кадерле туганнар, кунаклар, морзалар, морза ханымнар!

    Безнең отчет чорында ил күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә бик күп үзгәрешләр, югалтулар, табышлар, зур вакыйгалар кичерелде. Дөньяви глобализация көчәюен дәвам итә, күп илләр мөстәкыйльлек юлында авырлыклар кичерә. Агрессив карашлы галимнәр дөньяда бары тик дүрт телне генә калдырып (инглиз, немец, кытай һәм испан телләрен), башка барлык «вак-төяк» телләрне бетереп, бөтен халыкны бер итү турында хыяллана. Шул ук вакытта җир шарында халыкны барлыгы 1 миллиардка гына калдыру максатын куя. Безнең ил халыклары исә бу «алтын миллиард» исәбенә кертелмәгән. Ягъни, алар исәбенчә, безнең халыклар алкоголизмга, наркоманияга, төрле чирләргә юлыгу юллары белән әкренләп бетәргә тиеш булабыз.

    Ә бит чынлап та, дөнья белгечләре исәбенчә, көн саен ниндидер бер халыкның теле югала. Барыбызга да мәгълүм ки, бетерү хәрәкәте көннән-көн көчәя бара. Демографик хәл куандырырлык түгел. Балалар туу бик нык азайды, үлем күбәйде. Бүгенге көндә ана телендә нибары 43% татар сөйләшә.

    Ярый әле, мөселман халкы арасында бу хәл акрынрак бара. Монда, әлбәттә, Коръән мәгьлүмәте зур роль уйный, ул алкоголизмны, наркоманияны, фәхишәлекне тыя. Моны Русия президенты һәм аның варислары да аңлый булса кирәк. Безнең президентларыбыз да (М.Г.Рәхимов, М.Ш.Шәймиев) бу ата-бабаларыбыздан калган изге гадәтләрне ихтирам итә. Алар үз халыкларын, телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга зур көч сала. Бу тәңгәлдә без аларга ышанычлы ярдәмче булырга, бердәмлекне сакларга тиешбез.

    Әмма, ни кызганыч, безнең халыкта бер ямьсез гадәт бар. Ул да булса - төркемнәргә бүленү. Мөһим мәсьәләләрне чишкәндә, бүгенге көн белән генә яшәү җитми, халык язмышы һәрнәрсәдән, шул исәптән амбицияләрдән дә өстен булырга тиеш.

    1992 елда мәрхүм Сәит Хәнәфи улы кенәз Еникеев җитәкчелегендә Мәҗлесебез оештырылды. Тәүге елларда байтак эш башкарылган. Без алар турында Мәҗлесебезнең 15 еллыгын үткәргәндә олылап искә алдык.

    Әмма кайсы берәүләрнең амбицияләре аркасында, туй генераллар барлыкка килеп, оешмабыз таркала язды: отчетлар бирелмичә, оештыру эшләре алып барылмаганга, суд каршысына басырга туры килде. Юридик яктан Мәҗлесне суд карары нигезендә бетереп куйдылар. Ярый әле әкренләп гәзитебез чыкты, Әнвәр Гали улы Терегулов тырышлыгында.

    Аксакаллар идарђсен бетереп ташларга тырышучыларның планнары да барып чыкмады. Без берләштек, ныгыдык. Иң беренче үзебезнең тарихыбызны өйрәнергә тотындык. Яңа Каргалы авылында 2003 елда «Исәнмесез, авылдашлар» дигән шәҗәрә бәйрәмне үткәрдек.

    Безнең тарихыбыз бөек, тик ул әле ачылып кына килә. Ул чыккан китапларда чагыла: С. X. Еникеевның «Очерк истории татарского дворянства», М.Ш., Р.Ф. Мамлеевларның «Каргалинские корни», И. Р. Габдуллинның «От служилых татар к татарскому дворянству». Морза Гали Еникеев «Чингиз хан и татары», «Корона Ордынской империи» дигән китапларны чыгарды, әле өченчесен яза. Акчуриннар, Еникеевлар, Кудашевлар, Суховлар үз нәсел тарихларын язалар, алдагы елларда алар дөнья күрер диеп ышанабыз. Бу юнәлештә башкорт авторларның да тирән эчтәлекле китаплары дөнья күрде: Җ. Султановнын «Башкорт батшалары», Ә. Асфандияровның, Р. Баимовның китаплары.

    Төрки телле халыклар үзләренең дәүләтен төзеде һәм анда идарђ итә белү белән дөньяга танылган. Ә инде кемнәндер татар халкының бердәмлегенә комачаулар, аны башкорт һәм башка халыклар белән берләштермәс өчен аяк чалу - бу империя традициясе. «Бүлгәлә һәм идарђ ит», дигән кагыйдә нигезе.

    Хәзер инде безнең илдә «татаро-монгольское иго» дигән ялган теориягђ ышану туктады, Русияны оештыруда Чынгыз ханның ролен таныйлар. Безгә бу уңай хәл, эшләргә генә кирәк.

    Бу елларда үзләренең нәселдән килгән морзалык дәрәҗәсен исбат итүчеләр саны күбәйде. Бүгенге көндә морзалык дәрәҗәсенә шаһәдәтнәмәләрне меңнән артык кеше алды.

    Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Мордовияда морзалар оешмалары эшли, киңәя. Кырым татарлары, Карачаево-Черкесия һәм башка өлкәләрдә эш башланырга тора, ярдәм сорыйлар. Џәрбер халык үзен саклап калырга тырыша. Без шуны аңлап, Русиянең төрки халыкларының морзалар, бәйләр, тарханнар оешмасын булдыру турында эш алып барабыз. Казанда берләшү конференциясе үткәреп, киңәшләшергә җыенабыз. Бу бик зур эш. Халыкның үз аристократиясе булырга тиеш - юл башлаучысы, аның бөтен яктан яклаучысы булмаса, бу халык бетә, йотыла.

    Милләт буларак, моны аңларга соң түгел, болай да күп нәрсә югалтылган. Төрек халкы белән тюркны бутарга ярамый. Безнең арада да берәүләр төрек дигән сүзне Төркия (русча - Турция) белән кушылу турында диеп аңлый, сүз ул турыда бармый. Без бит бик күпбез, төрек халыклары. Безне бу юлда дин берләштерә, дин әһелләре байтак эш башкара. Мәсәлән, «Ихлас» мәчетендәге «Иләһилар» төркеме морза Әфәрим Акчурин җитәкчелегендә республика күләмендә танылып бара. Рәхмәт Мөхәммәт хәзрәт Галләмовка, җыр, мөнәҗәт аша яшьләрне дингә якынайта, бу бик әйбәт, зур эш.

    Русия тамырлары Исламда да, православиеда да бар. Чынгыз хан законнары буенча ук барлык диннәр дә бер күрелгән. ЮНЕСКО Чынгыз ханны үткән меңъеллыкның атаклы кешесе дип атады. Хәзер диннәрне капма-каршы кую ул наданлык билгесе. Моңа дәлил – Великая Княгиня Мария Владимировна Романованың Мәҗлесебезнең 15 еллыгы уңае белән җибәргән сәламләү хатыннан күренә.

    Без, Алтын Урда варислары, Русия белән бергә, Русияне төзүчеләр. Без бөек культуралы халык, дөньяга безнең потенциал кирәк. Безгә - морзаларга, беђләргә, интеллигенциягђ — үз-үзеннән сорау вакыт җитте: син үз халкың өчен нәрсә эшләдең?

    Байларның күбесе бүгенге көн белән генә яши. Халыктан биек койма артына, тәрәзәләре каралган машиналарга качтылар. Байлыкларын белемгә, мәгрифәткә бирсәләр иде дә бит. Алар арасында юкка малларын исраф итүчеләр җитәрлек. Коръәндә язылган: «Исраф итүче-Иблис туганы». Тышкы байлык рухи байлыкны күрсәтми, рухи байлык булырга тиеш. Моңа мисаллар күп, морзалар һәм морза нәселләреннән Әюпов З.Я., Максютов А.А., Назиров М.Х., Еникеев Р.Р. һ.б. ярдәмләре күп булды.

    Безгә бердәмлек кирәк, бер-беребезне яклау, ярдәмләшү, бер-беребезгә яхшы сүз, вакытында рәхмәт әйтү. Безнең халык укымышлы, булдыклы. «Без булдырабыз», М.Ш.Шђймиев әйтүенчә.

    Кадерле туганнар! Әйбәтлек эшләгез, үзегезгә изгелек булып кайтыр. Яманлык - яманлык булып кайта. Яхшылыктан яманлык эзләргә ярамый, һәрберебезгә күбрәк яхшылыкны эшләргә кирәк.

    Безнең морзалар оешмасы бу чорда бик күп эшләр аткарды. Хөкүмәт безгә урын - бүлмә бирде. Аны җиһазландырырга Уфадан Әюпов, Санкт-Петербургтан Еникеев морзалар ярдәм иттеләр. Эш башлау өчен компьютер, принтер, факсыбыз, копировальный аппаратыбыз булды. Кечкенә генә булса да, китапханәбез оешып килә.

    Меценатларыбыз аркасында Интернет, электрон почтабыз бар. Безнең ярдәмчеләребез: Рим Еникеев, Ринат Чанышев, Альберт Максютов, Айрат Сулейманов. Аларга рәхмәтләр яусын!

    Устав буенча аксакаллар советлары да үткәрелде. Җыелышлар, конференцияләр бик нәтиҗәле рәвештә үттеләр. Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Саранск, Темников калалырында булган очрашулар, оештыру эшләре үткәрелде.

    Бөтен дөнья татар конгрессы белән бәйләнешләрне ныгыттык. Рус дворяннары белән «Россия забытая и неизвестная» дигән сериядђн кыйммәтле китапларны Ә.-3. Вәлиди исемендәге Башкортстан Милли китапханәсенә һәм С. Т. Аксаковның йорт-музеена бүләк иттек.

    Безнең вәкилебез Зөфәр морза Әюпов Туниста булып, рус дворяны А. Ширинская белән очрашты, рус хәрби-дингездә хезмәт итүчеләрнең истәлеген саклаучы кеше ул. Испаниядђ Великая Княгиня Мария Владимировна Романова белән очрашты. Морзалар оешмасы турында мәгълүмат дөнья буйлап таралды.

    Безнең сугыш һәм тыл ветераннарын да һәрчак котлыйбыз, бәйрәм өстәлләрне әзерлибез.

    Бик зур мәгълүмат чыганагы булып тора безнең гәзитебез. «Морзалар хәбәрчесе» 4 мәртәбә журнал калынлыгында чыга. 2008 елдан офиска килеп алырга дидек, Ленин урамы, 56, 11-нче бүлмәдән. Почта аша тарату бик кыйммәткә төшә, мәшәкать күп.

    Ешрак очрашып, күрешеп торырга кирәк, танышып, туганлашып. Балаларыбызның киләчәген уйлап, таныштырып, үзебезнең кәвем кешеләре белән гаилә корырга ярдәмләшеп.

    Карт, чирле, туганнары булмаган морзаларга ярдәмләшү чараларын уйларга кирәк. Ишетергә туры килә морзаларның ялгызлыктан интегүчеләре турында. Бер оешмада булып, бер беребезнең хәлен белмибез. Мондый начар күренешләр булмасын иде.

    Бүген сайланачак составка эш күп. Югарыда әйтеп киткән мәсьәләләрне чишәргә, составта булган специалистларның тәҗрибәсен файдаланырга. Хатын-кызлар клубы, яшьләр секциясе, юридик хезмәт оештыру бик кирәкле булыр иде, дип саныйм. Инициативлы, булдыклы кешеләр бар.

    Күпләр телләрне өйрәнергә тели, оештырыйк группаларны. Татарның тәмле ризыкларын әзерләргә-өйрәнергә теләүчеләр күп, әдәп кагыйдәләрен өйрәнү (этика, этикет), мөселманга хас булган гореф-гадәтләрне өйрәнү бик кирәк.

    Дини бәйрәмнәребез шәһәрләребездә бик матур үтә, анда катнашырга кирәк. Садака бирү, ураза тоту, корбан чалу, болар бит безгә дин яктан, ата-бабалардан калган матур гадәт. Бергәләп өйрәнергә кирәк.

    Тарихны өйрәнү, китаплар чыгару, гәзит-журналларга мәкалә язу, грантлар алу юлларын табу морза исемен йөрткән кешеләргә бик кирәкле нәрсә.

    Яшьләрне татар җанлы итеп тәрбияләргә, киләчәктә дәүләт мән-фәгатләренә багышланган эшкә әзерләргә кирәк. Бу эшләр бер көндә генә эшләнми. Сабырлык, тырышлык кирәк һәм зур теләк. Берләшегез, булдырыгыз!

    Төрки-татар халкы белән бергә булыйк. Бердәмлектә көч!

     

    Нам 16-й год. С 15-летием нас поздравляют выдающиеся люди мира, России, Башкортостана. Эта дата войдёт в мировую историю. 15 лет со дня возобновления института татар-ского дворянства – это путь мужества, стойкости, верности идеалам предков, чести. Это стремление сохранить язык, духовность, культуру народа, выработанную многими поколениями предков.

    Свою задачу сохранения корней, истории, языка мы решаем разными путями и формами. Мы не должны дать превратить нас в однородное население, в Иванов или Ахметов, родства не помнящих. Мы против ликвидации наций.

    Вульгарная пресса, телевидение вызывают огромную душевную боль, растлевая детей. Грязь и пошлость липнет сама, а вот заставить душу работать, сопереживать, быть патриотом этому надо учиться с пелёнок, учиться самим. Для этого в семье должна быть культура, родной язык, родная песня, сказка, почитание традиций народа, религии. 2008 год объявлен в РБ Годом социальной поддержки семьи. И мы видим положительные примеры родителей и детей, приём в семьи обездоленных детей на воспитание.

    Конечно, ребёнку комфортно в семье, где добрые, примерные родители, как во многих дворянских семьях. Неплохо бы организовать встречу, чтобы поделиться опытом создания семьи и воспитания детей.

    Вот основные направления нашей деятельности. Каждый член Меджлиса может вносить свои конструктивные предложения. Совет уже решит, принять или нет.

    За годы своего существования Меджлис доказал правильность выбранного пути, и думается, что всё хорошее сохранится и будет развиваться дальше. Ибо пророк Мухаммед (мир ему) в своём хадисе сказал: «Небеса, и земля, и ангелы днём и ночью просят благословения для троих: учёных, ищущих знаний и щедрых». Так уподобимся же им.

     

     


    Институт истории им. Ш.Марджани АН РТНовостиНаукаПубликацииМероприятияТатароведениеПроекты–online ИнформацияКАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ