www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Суббота, 23 ноября 2024, 10:55 Публикации Вы находитесь: / Публикации / Тюрко-татарские государства / Себердә һәм Үзәк Азиядә борынгы төрки дәүләтләр |
|
Себердә һәм Үзәк Азиядә борынгы төрки дәүләтләр
Әлеге хезмәттә төрки дәүләтләрнең бик борынгы заманнардан башлап XIII гасырга кадәрге тарихы бәян ителә. Автор борынгы төркиләр тарихын зур киңлектә тикшерә – китапта аларның географик урнашуы, сәяси тормышы, көнкүреше, мәдәнияте, диннәре һәм күрше дәүләтләр, кабиләләр белән үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана. Ышанычлы тарихи чыганаклар нигезендә борынгы төрки дәүләтләрнең төзелүе, үсүе һәм көчәюе, һәлакәте, бу һәлакәтнең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре яктыртыла. Эчтәлек Кереш I бүлек. Көньяк Себернең археологик мәдәниятләре II бүлек. Сөннәр
Бөек дала III бүлек. Бөек Төрки каһанлыгы
Борынгы төркиләр IV бүлек. Уйгыр каһанлыгы V бүлек. Кимәк каһанлыгы һәм борынгы теркиләр язмышы
Кимәк каһанлыгы VI бүлек. Енисей кыргызлары дәүләте
Минуса казанлыгының борынгы халкы Автордан Узган гасырның 80 нче еллары ахырында, илебездә тоталитар тәртипләр какшап, демократия җилләре исә башлагач, халкыбыз дәүләт җитәкчеләре алдына катгый таләпләр куйды. Бу таләпләр шактый куп булып, шулар арасында өчесе үтә әһәмиятле иде: дәүләтчелегебезне кире кайтару, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү һәм халкыбызның тарихын дөрес итеп язу. Бу таләпләрне тормышка ашыру өчен, демократик тәртиптә Татарстанның яңа Югары Советы сайланды, ул Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, татар телен рус теле белән беррәттән дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү законлаштырылды. Татарстанда Фәннәр академиясе төзелде, аның составында Тарих институты оештырылды. Тарихчы галимнәргә халкыбызның ышанычлы чыганакларга нигезләнгән дөрес тарихын язу бурычы куелды. Татар халкы тарихын язу өчен, башта халкыбызның төрле этнографик төркемнәре тарихын язарга кирәк иде. Шушы максатны тормышка ашыру өчен, мин Себер татарлары тарихын өйрәнергә керештем. Бу темага электән җыелган бераз тарихи материалым да бар иде. Эшли башлауга шул ачыкланды: Себер татарлары тарихын Идел-Урал буе, Әстерхан татарлары тарихыннан, борынгы чор буенча гомуми төркиләр тарихыннана ерып тикшерергә дә, язарга да мөмкин түгел, чөнки ата-бабаларның тамырлары бер. Барысы да борынгы төркиләр тарихына барып тоташа. Мин борынгы төркиләр тарихы буенча чыганакларга, төрле ил галимнәре хезмәтләренә таянып эшкә керештем. Нәтиҗәдә мөстәкыйль, шул ук вакытта бер-берсенә нык бәйле ике монографиялек материал һәм фәнни фикер тупланды. Алар рус телендә «Древние тюрки в Сибири и Центральной Азии» (2000) һәм «История сибирских татар с древнейших времен до начала XX века» (2002) дигән исем астында Казанда басылып чыктылар. Әлеге, ягъни сезнең кулга килеп кергән китапны чыгаруга исә татар тарихын халкыбызга үз туган телебездә ирештерү теләге этәргеч булды. Бу китап рус телендә чыккан монографиядән бераз аерыла. Әлеге хезмәткә яңа материал, яңа фикерләр өстәлде.
Китап халык өчен, ил өчен языла. Халкыбыз һәрвакытта үзенең тарихи тамырлары белән кызыксынып яшәде. Бу китап бабаларыбызның яшәү өчен көрәше, алар төзегән дәүләтләрнең данлы үткәне һәм фаҗигале язмышы белән таныштырыр. | |
|