www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Среда, 9 октября 2024, 12:27 Татароведение Вы находитесь: / Татароведение / Религия / Публикации по проблемам религиоведения / «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ |
|
«ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
Айдар Хәйретдин
«ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
КАЗАН, 2005
Исәнме, укучым! Безнең байтактан бирле күрешкәнебез юк, шулай бит? Ни генә бумасын, синең игътибарыңа тагын бер китабымны тәкъдим итәр көн җитте. Бу китап «Тәфсир әл-Кальб» дип аталган Корьән тәфсиренә бер кереш сүз генә. «Тәфсир әл-Кальб»нең мәгънәсе: «Калеб, ягъни йөрәк илә язылган Корьән аңлатмасыдыр». Миңа Корьәннең серләре йөрәгем аша ачылды. Алга таба мин әнә шул тәфсирне бәян итәргә ниятлим. Бу, әлбәттә, бик җитди эш. Шуңа күрә аңа махсус рәвештә язылган олы гына бер кереш-мөкаддимә багышламыйча мөмкин түгел. Моның сәбәбе дә бар. Бүгенге көндә Корьәнне укып аңлау кебек гамәл ислам дөньясында тыелган эш булып санала. Ул көфер гөнаһына тиңләштерелә икән. Мин моңа бик аптырадым. Аннары бу ялган карашларны тар-мар иттем. Әлеге мөкаддимә искә алынган ялганны фаш итүгә багышланган. Бу эш никадәр генә житди булмасын, ул миңа биниһая шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Бер сер ачыйммы? Аллаһ белән бергә булганда тормышның һәр мизгеле шатлык вә бәхеттән гыйбарәт. Башкача мөмкин түгел. Минем тәфсирем дә шул бәхетле халәттә яшәвемнең мөбарәк нәтиҗәсе. Ул тәфсир Раббысы илә кавышкан бәхетле җанның җырыдыр.
Айдар Хәйретдин. Казан, декабрь, 2004.
«Тәфсир әл-Кальб» китабына багышланган кереш сүз
Укучым! Сиңа әйтер сүзем бар. Мин сиңа сөенечле хәбәр, шатлык алып килдем. Мин Раббым белән кавыштым. Ул миңа җәннәт ишекләрен ачты. Мөгаен, син ышанмассың. Чөнки дин әһелләре сиңа мондый нәрсәләрнең мөмкин булмавы турында тукып торалар. Ә мин сиңа әйтәм: дин ул бәндә үзенең Раббына якыная алсын өчен, Аның белән кавыша алсын өчен карар кылынган чара. Кешенең яшәеш максаты – Аллаһ белән кавышудыр. Моны танымаган «дин әһелләре» Аллаһка ышанмыйлар! Мин корсак коллары булып беткән икейөзле муллалар сүзеннән чыктым, мин аларны читкә алып аттым да Раббыма юл ачтым. Аннары Ул килде. Мин булдыра алгач, моны син дә булдыра аласың! Моңсу риваять: «Бер кеше Җәннәт капкасы янына килгән дә, капка сакчысына дәшеп: «Миңа керергә ярыймы?» – дип сораган. Сакчы: «Сине мин кертергә тиеш түгел» – дип җавап биргән. Капканың ачык булуына карамастан, теге кеше көтеп торырга карар кылып, җиргә утырган. Бер көн көткән, бер атна көткән, бер ай көткән. Еллар уза торган, кеше көтә торган. Әледән әле ул сакчыдан: «Миңа керергә ярыймы?» – дип сорый икән. Тегесе: «Сине мин кертергә тиеш түгел» – дип җавап бирә икән. Еллар буе керергә рөхсәт бирелгәнен көтә-көтә бу кеше, ниһаять, картайган. Әҗәле якынайганын сизеп, гомеренең соңгы мизгелләрендә сакчдан: «Әйтче миңа, ни өчен озак еллар дәвамында бу капка янына башка берәү дә килмәде?» – дип сораган. Капка сакчысы: «Бу капка аша беркем дә уза алмый, чөнки ул бары тик синең өчен куелган, ә син аның бусагасын атлап керергә базмадың. Инде мин аны ябарга тиешмен» – дигән ди»... Алмагач алма бирер өчен яратылган. Умарта корты бал җыю өчен яратылган. Яңгырлар җирне, басу-кырларны сугару өчен явалар, җилләр ул яңгыр болытларын бер урыннан икенче урынга күчерәләр. Чәчәкләр болыннарны, бакчаларны, безнең йортларыбызны бизиләр. Кошлар безнең өчен сайрыйлар. Кояш, ай, йолдызлар безнең өчен балкыйлар. Җисемебездә миллионлаган күзәнәкләр бертуктаусыз эшләп торалар, биниһая күптөрле биохимик реакцияләр бара... Нәкъ Корьәндәгечә: «Күкләрдә вә җирдә булган һәрнәрсәне дә Аллаһ сезгә хезмәт иттерә, тыштан да эчтән дә сезне нигъмәтләндерә, шуны күрмисез мени сез?» (31:20). Әйе, галәм кадәр галәм һәм анда булган һәрнәрсә кешегә хезмәт итәр өчен яратылган. Ә кеше нәрсә өчен яратылган? Кеше ул шушы җәннәтне күрер өчен, шушы җәннәттә кинәнеп, ләззәтләнеп, аның рәхәтен күреп, иркен сулап, тәмле ашап, шатланып яшәр өчен яратылган. Моның өчен ул башта Аллаһ белән кавышырга тиеш. Аллаһ кешене шатлык вә бәхет өчен яраткан. Баласының бәхетен күреп ана ничек шатланса, Аллаһ та бәндәсенең бәхетенә шулай шатланыр иде. Кеше бәхетле булу өчен яратылган. Хайваннар, балыклар, үсемлекләр, болытлар бәхет, хәсрәт кебек нәрсәләрне белмиләр. Алар хәтта үзләренең барлыкларын да белмиләр. Алар аңсыз. Кеше – аңлы була ала. Кеше үзенең барлыгын белә ала. Кеше генә үзенең җәннәттә булуын аңлый ала. Тик бер нәрсәне онытырга ярамый: минем сусавым башка берәүнең эчүе белән басыла алмаган кебек, җәннәт капкасын миңа башка беркемдә ача алмаячак. Мин аның ишеген үз кулым белән ачып керергә тиешмен. Миңа аны Аллаһ вәгъдә итте! Баягы риваять әнә шуны күздә тота. Әгәр ул кеше үзенең ни өчен яратылганын белсә иде, әгәр ул җәннәт иясе булырга тиешлегенә чынлап торып ышанса иде, әгәр ул Аллаһның вәгъдәсенә инанучы чын иман иясе булса иде – үзенең биләмәсенә керер өчен кемнәндер рөхсәт сорап торыр идемени? «Кешеләр үз хәлләрен үзләре үзгәртмәсәләр, Аллаһ аларның хәлләрен үзгәртми» (13:11) – дигән корьәни аять баягы риваятьтәге кешенең рухи халәтенә менә дигән бер аңлатмадыр. Ни өчен Аллаһ кеше хәлен үзгәртми дисезме? Чөнки Аллаһ әйтте: «Диндә көчләү юк!» – диде (2:256). Нәрсә соң ул дин? «Дин» ул һәрнәрсәнең үзенең асыл максатына таба хәрәкәте, үсеше: орлыкның дине үсеп башак булып җитешү, атның дине кешегә йөк ташу, сугышта тугры дусты булу, ярышта аны сөендерү, роза куагының дине гүзәл чәчәкләр булдырып кешене сөендерү. Гусеницаның дине – күбәләккә әверелеп кешегә гыйбрәт булу. Димәк, галәмнең һәм андагы һәрнәрсәнең дине – кешегә хезмәт итү (16:10-18). Ә кешенең дине – шушыларның рәхәтен күреп җәннәт иясе булу, галәм исемле оҗмахның хәлифә-солтаны булу. Әйе, җәннәт ул әллә кайда күктә түгел. Җәннәт ул безнең дөньяга, тормышыбызга карата булган мөнәсәбәтебездә. Җәһәннәм дә шунннан ерак түгел. Кеше үзен җәннәт иясе дә итә ала, җәһәннәм иясе дә итә ала. Тегесенә дә монысына бер үк күләмдәге көч сарыф ителә. Карагыз, пәйгамбәр ни дигән: «Җәннәтнең аяк киемегездәге баулар кеби сезгә якын булуын белегез. Тик җәһәннәмнең дә шуннан ерак булмавын онытмагыз!» Әмма Аллаһ кешене мәҗбүр итми: җәннәт иясе булырга теләсәң – ул булыша, теләмәсәң, хайвани дәрәҗәдә калырга теләсәң – ихтыярың, диндә көчләү юк. Без – кешеләр – гаҗәп тә кызык инде. Беренче карашка, барысын да дөрес кылабыз кебек: ашыйсыбыз килсә утырып ашыйбыз, туңсак – җылы киемнәр киябез, балабыз булуын теләсәк – өйләнәбез дә... Әгәр карыныбыз ачканда башка кешегә: «Карыным ачты, минем өчен утырып аша әле» – дисәк, яки: «Мин балам булуын телим. Әй, фәлән! Бар әле, минем хатыным белән якын бул!» – дисәк, тамаша булыр иде, шулай бит?! Әйе, һичкем болай итеми, барысын да тиешенчә эшлибез. Әмма эчке дөньябыз, рухиятебез, дөньяга карашыбыз, яшәү фәлсәфәсе дигәндә без әлеге иң кадерле, кешене кеше итә торган нәрсәләрне оештыру эшен без башкаларга тапшырабыз: «Сәясәтчеләр, мәктәп-мәгариф, язучылар, дин әһелләре, килегез, минем эчке дөньямны корыгыз, рухиятемне булдырыгыз, миңа дөньяга караш бирегез!» Болай булганда без – сарыкларга тиң ахмаклар, без әле кеше түгелбез. Без хайваннан ерак китмәгәнбез. Ачыккач утырып ашау өчен күп акыл кирәк түгел, хайваннар да шулай итәләр түгелме? Үзен тән дип белгән кеше, әлбәттә, тәненең табигый мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Тән үзе аны ризык табарга мәҗбүр итәчәк. Инстинкт галиҗәнәпләре! Тән буларак яшәп аң иясе булып өлгермәгән кеше, әлбәттә, эчке дөньясының язмышын башкаларга тапшырыр. Ул бит әле җир генә, туфрак кына. Мәет әле ул. Мәет ашаучы кабер кортларына тиң булган «рухият белгечләре», «дин белгечләре» андый кешегә Аллаһ, җәннәт, җәһәннәм һәм башка нәрсәләр турында татлы хикәятләр сайрый-сайрый аның аңына уянырга ирек бирмиләр. Әмма Аллаһ шундый бер Сәгать карар кылган ки... Аның кайчан сугасын Ул гына белә: «Сезгә ул Көн язылып куелган. Сез аны бер генә сәгатькә дә кичектереп тора алмыйсыз, тизәйтә дә алмыйсыз» (34:30). Ул Сәгать суккач Аллаһ туфрактан гыйбарәт булган кеше гәүдәсенә, әлегә кадәр тере мәет булган гәүдәгә җан өрә! Ягъни Аллаһ кешегә Үзенең аңыннан өлеш чыгара! Шул чакта йоклап яткан кеше кисәк уянып китә. Менә ул, кубарылу! Менә – Кыйәмәт! Җан уянгач, ягъни, кешегә Аллаһ сулышы булган аң иңгәч, кеше үзенең мәңге бетмәячәк һим бернәрсә делән дә чикләнмәгән ирекле АҢ булуына төшенгәч айнып китә дә... «Туктале! Сез нишлисез монда? Сезне кем чакырды? Монда мин Хуҗа!» Ул чакта сине иман иясе булуыңа тәмам ышандырып өлгергән ике аяклы шайтаннар яныңнан тирә якка борчак кеби сибелерләр. Синең аңың, синең җаның үзен гасырлар дәвамында урап, буып торган ялган пәрәвезеннән шул көнне арына башлар. Шул көн җиткәч, шатлан, кардәшем: Раббың сине кабул итте! Менә ул: «Һичкем Аллаһ рөхсәтеннән тыш иман китермәс...», – дигән аятьнең (10:100) гамәлдә чагылышы. «Нишләп бу абруйлы дин ияләре шундый бозык икән, бу муллаларның күзләре нишләп шундый майлы икән, телләреннән «Аллаһ», «иман», «дин» сүзләре төшми, ә үзләре ни генә кыланмыйлар, оятлары кайда боларның?» – дип аптырый идеңме? Аллаһ алар турында, бак, нәрсә диде: «...моны аңламаучыларга Ул пычрак белән тамга суга» (10:100). Аларның кылган бозыклары нәкъ әнә шул пычракның үзе инде. Кылган гамәлләре үк аларның кем булуларын фаш итә. Кит син алар яныннан. Мөхәммәт әйтте: «Ахмак яныннан кач!» – диде. Моннан болай андыйлар сиңа юлдаш түгел. Бу көннән башлап сиңа юл күрсәтүче Ул үзе булачак, башка беркем дә түгел: «Бер мәртәбә туры юлга бастырганнан соң Аллаһ кешеләрне адаштырмый. Өстәвенә Ул нинди нәрсәгә каршы торырга кирәклеген аларга бәян итеп тора» (9:115). Мин дә Аны озак эзләдем. Мин ихластан эзләдем. Мин күпне кичердем. Аның барлыгына инануым нык булганга күрә мин малымны да, җанымны да Аны эзләү юлында фида кылдым. Ул юлның караңгы елларында җеннәр белән якалаштым. Әйе! Чалмалы җеннәр мине туктата алмагач, каршыма иң зәһәр җеннәр чыкты. Алар миңа төрле могъҗизалар күрсәтеп, ничек булса да алдап туктатырга теләделәр. Мин бу тозакларны да үтә алдым. Минем стратегиям: «Үлсәм – үләм, калсам – калам, әмма Аллаһтан гайре һичнәрсәгә дә разый түгелмен!» – иде. Ул юлда дусларым, якыннарым, әти-әнием дә бер бер артлы артта калдылар. «Ялгызлыкта яраттыгым бәндәм илә Мине бергә бер калдыр» (74:11) – дидең, шуңа күрә юлның соңгы өлешен япа-ялгызым үттем. Ниһаять, Ул килде. Сыкрап еглаган җанымны юатты. Күз яшьләремне сөртеп алды да: «Без бит беркая да китмәгән идек» (7:7) – диде. Аннан соң Ул миңа хикмәт капуларын ачты. Ул миңа мөкаддәс Китабының серләрен бәян кылды. Ул минем хыял офыкларын гыйлем нуры илә киңәйтте. Ул бөтен галәмне минем аякларым астына салды. Ул миңа Мәңгелекне мирас итеп тапшырды. Аннары: «Инде, бар, милләттәшләреңне дә шатландыр. Мин сине шуның өчен татар теленә ия иттем» – диде – «Сиңа шуның өчен Айдар исемен куштырдым, чөнки бу исемнең [ойдар] буларак яңгыраган татарча әйтелешен кирегә таба укысаң РАДИО сүзе килеп чыга» – диде. Мин бу шатлыгымны синең белән уртаклашмыйча булдыра алмыйм. Минем сиңа әйтер сүзләрем, тәкъдим итәсе гыйлемем биниһая күп. Минем вәгазем башкаларның Аллаһ турында сөйләгәннәреннән гыйбарәт түгел. Игътибар ит: кешеләр Аллаһ турында сөйләгәндә һәрчак кемнең булса да сүзенә, нинди дә булса китапка, теге яки бу дин галименә таяналар. Аллаһ хакында сүз йөрткәндә берәү дә үз тәҗрибәсенә таянмый. Бу – бик тә сәер хәл, чөнки көндәлек тормышта, чынбарлыкта: «Фәлән кеше утырып ашаганнан соң минем дә тамагым туйды», яки «фәлән кеше йокысын туйдыргач минем дә йокым туйды» – дип әйтү мөмкин түгел, ә Аллаһ турында сөйләгәндә нәкъ киресе – гел кемнеңдер сүзенә, китабына таянабыз. Болай булганда мин бер генә нәтиҗәгә килә алам: Аллаһ турында башкаларның сөйләгәннәренә разый булып канәгать кылган кеше өчен Аллаһ чынбарлык түгел! Шуңа күрә мин үзем үткән Юл турында, үз тәҗрибәм турында сөйләрмен. Мәгънәви серләрен ачкан корьәни аятьләрне сиңа бәян итәрмен. Алар синең дә юлыңны яктыртып күңелеңне үстерерләр, өметеңне ныгытырлар. Тик бер генә нәрсәне онытма: мин сиңа Хакыйкатьне бирә алмыйм. Хакыйкатькә ирешү синең үзеңнән тора. Аллаһ белән кавышу синең үз ихласыңнан тора. Җәннәт капкасын син үз кулың белән ачарга тиешсең. Әмма, минем белән синең арада Хакыйкатьнең дошманнары тора. Алар инде үк сиңа «хакыйкатьне» биреп өлгергәннәр. Алар: «Син хак юлдасың!» – дип сине ышандырып киләләр. Әмма алар алдыйлар. Син хак юлда түгелсең. Хак юлдан баручы булсаң, ни өчен намаз вакытында кат-кат «Иһдина с-Сирата л-Мүстәкыйм!», ягъни «Безне Тугры Юл, Сиратка күндер дә шул Юл буйлап алып бар» – дип ялварасың соң? Алар кемнәр, беләсеңме? Таныйсыңмы? Мин андыйларга игътибар итмәс идем дә, әмма алар үзләре миңа каршы чыктылар. Алар сиңа да каршы чыгачаклар, сине куркытачаклар. Шуңа күрә башта мин сиңа аларның чынлыкта кем булуларын күрсәтермен. Аллаһ белән кавышырга теләсәң иң элек син ул арадашчылардан арынырга тиешсең.
1.Корьәнне аңлап уку гөнаһмы?
Бервакыт яшь мөселманнарның бер төркеме мине үзләренең дини җыеннарына дәгъвәт кылды. Бардым. Корьәндәге кайбер аятьләрнең мәгънәләре турында сөйләдем. Шул исәптән сүзем җаннарның күчеп йөрүен, ягъни реинкарнация дигән нәрсәне дәлилли торган аятьләргә дә кагылышлы иде. Корьәндә бәян ителгән төп мәсьәләләрнең берсе нәкъ әнә шул җаннарның бертуктаусыз күчеп йөрүе турындагы тәгълимат булса да, әлеге нәрсә ислам гакыйдәсеннән, ягъни ислам фәлсәфәсеннән тәмам төшеп калган, дөресрәге – махсус рәвештә алып атылган. Әлбәттә, галәмнең, дөньяның, яшәешнең барлык серләрен дә, хәтта Хакыйкатьнең үзен дә яшь баштан ук тәмам танып белеп өлгергән әңгәмәдәшләрем минем бу мәсьәләдәге уй-фикерләремне кабул итә алмадылар. Янәсе, исламда реинкарнациягә урын юк. Мине ялгышуда гаепләр өчен: –Корьән аятьләрен болай итеп кем тәфсир кылды, – дип сораудан башладылар. –Бу тәфсирне «минем үз тәфсирем» дип атый алыр идем, әмма бит Корьәндәге мәгънә катламнарын Аллаһ үзе генә ача, шуңа күрә бу тәфсир чын мәгънәдә минеке түгел, аны миңа Аллаһ ирештерде, мин аны кабатлаучы гынамын – дидем, – башкача мөмкин дә түгел, чөнки Аллаһ «Кыйамәт» сүрәсенең 19-нчы аятендә «Аны (Корьәнне) аңлату Бездән тора» (75:19) – дигән ич – дидем. – Ә сез «Корьән аятенә үзенчә аңлатма-тәфсир биргән кеше кәфердер» дигән хәдисне беләсезме?» – дип сорадылар. Минем андый хәдискә юлыкканым юк иде. Шуңа күрә: – Алайса, кайсы кешен тәфсире дөрес тә, кайсыныкы дөрес түгел, ничек аерырга? – дип сорадым. – Бары тик Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән булган кешеләр, сәетләр генә Корьәнне дөрес тәфсир итә алалар, – диделәр. Аңлашылды: бу яшьләр тәмам башкалар сүзенә бирелгәннәр, болар «мөстәкыйль фикерләү» дигән иң кадерле илаһи нигъмәттән мәхрум калганнар. Ә бит мөстәкыйль фикерләүдән ваз кичкән кешеләр чып-чын акылсызлар, наданнар, җаһилләр. Фикер ул акылның азыгы. Әгәр фикер юк икән, акыл үлә. Пәйгамбәрләр беренче чиратта фикерли торган акыл ияләре булганнар. Моның шулай булуын дәлилләр өчен Ибраһим пәйгамбәр кыйссасын искә төшерү дә җитә. Әмма җәмгыять һәрчак акыл ияләренә каршыдыр. Чөнки акыл ияләре ялганга корылган, ягъни потларга табынучы җәмгыятьне җимерәләр. Ибраһим да үзенең җәмгыятен тар-мар иткән, Гайсә дә, Мөхәммәт тә. Шуңа күрә җәмгыять пәйгамбәрләрне эзәрлекли һәм үтерә. Җәмгыятькә акылсыз машиналар кирәк. Акылсыз кеше – менә дигән машина, чын кол. Кызык, Мөхәммәт пәйгамбәр үзеннән соң калган өммәтнең бөтенләй фикерләми торган ике аяклы акылсыз-аңсыз мәхлуклар кавеменә әйләнгән булуын белеп алса шатланыр идеме икән? «Корьәнне уку савап, аны аңлау – гөнаһ» рәвешендәге бер иманга килгән өммәтеннән ул разый булыр идеме икән? Гаҗәп, әмма үзләрен Мөхәммәт пәйгамбәр өммәтеннән дип белүче бу яшьләр, беренче чиратта расулнең сөннәтен үтәп, фикерләү бәрәкәте илә үзләрендәге акыл куәтен арттырасы урында, нәкъ киресен эшлиләр. Андый хәдискә юлыкканым юк иде, әмма ул миңа очраган булса да аны дөрес хәдис буларак танымас идем һәм моның сәбәпләре бар. Шуны истә тотып аларга үз фикеремне бәян иттем: – Беренчедән, Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәсел-токымы калмаган, ул юк – дидем. Гарәпләр гомер-гомергә нәсел шәҗәрәсен ир-ат исемнәре белән теркәп килгәннәр. Ә Мөхәммәт пәйгамбәрнең үзеннән соң аның нәселен дәвам иткән ир баласы булмаган. Шуңа күрә пәйгамбәр токымыннан килүчеләрне аның исән калган кызы Фатыймадан башлыйлар. Чынлыкта Фатыйманың балалары пәйгамбәр нәселен дәвам итүчеләр түгел, алар пәйгамбәрнең кияве Гали хәзрәтләренең шәҗәрәсен үстерүчеләр булып чыга түгелме? Димәк, Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәселе калмаган. Болай булганда жир йөзендә Корьәнне тәфсир кылырга хакы булган бер генә кеше дә юк булып чыга, – дидем. Икенчедән, әгәр инде пәйгамбәр нәселен аның кызыннан башлап исәпләү дөрес нәрсә икән, ни өчен бу яңа гадәт сөннәт рәвешендә мөселманнар тарафыннан кабул ителмәгән? Һич югында, мөселманнар тарафыннан. Юк шул, нинди генә халык булмасын, мөселманмы ул, юкмы, шул исәптән гарәпләр дә бүгенге көндә нәсел шәҗәрәләрен ир-ат буынына бәйле рәвештә язып-теркәп баралар, – дидем. Өченчедән, Корьәнне тәфсир итү хакына бары тик пәйгамбәр кызы Фатыйманың оныклары гына ия икән, димәк, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан бәян кылынган исламияттә кан кардәшлеге иман кардәшлегеннән өстенрәк булып чыга? Әмма кан кардәшлеген иман кардәшлегеннән өстен кую Корьән хөкеменә каршы чыга, чөнки анда Аллаһ «Иман ияләре генә чын кардәшләрдер» – ди. Димәк, туганлык-кардәшлек уртак иманга нигезләнгән булса гына хакыйкый була ала! Моның шулай булуын Корьәннең башка байтак аятьләре дәлилли: «Йә, иман ияләре! Үз-үзегезгә каршы килсәгез дә, яки ата-анагыз, якын туганнарыгыз белән арагыз бозылса да гаделлекне саклаучылардан булып калыгыз, Аллаһны шәһадәт кылучылар булып калыгыз» (4:135). «Аллаһка вә Ахирәткә иман иткән хәлдә Аллаһка вә Аның илчесенә каршылык күрсәтүчеләрне хуш күрә торган бер халыкны син һич тә таба алмаячаксың, гәрчә ул буйсынмаучылар аларның туган аталары, яки угыллары, яки кардәшләре булсалар да» (58:22). «Йә иман ияләре! Әгәр аталарыгыз, яки ага-энеләрегез көферне иманнан якынрак күрсәләр, алар белән дуслык мөнәсәбәтендә булмагыз! Андыйларга бодай дип әйт: «Әгәр сезнең аталарыгыз, угылларыгыз, ага-энеләрегез, хатыннарыгыз, туган-тумачаларыгыз, җыеп туплаган мал-мөлкәтегез, сүлпәнләнеп туктавыннан курыккан сәүдәгез, күңелләрегезгә хуш килгән йортларыгыз сезнең өчен Аллаһдин, Аның Расүлендин һәм дә тырышып-тырмашып Аның Юлы буйлап барудан кадерлерәк булса хәер: Аллаһның бер әмер илә килгәнен көтә калыгыз. Аллаһ бозыкларны тугры юлга бастырмый бит ул» – диген» (9:23-24). Әлеге аятьләрне укыганнан соң иман кардәшлегенең кан кардәшлегенә караганда чагыштырмасыз дәрәҗәдә югары булуыннан кем шикләнә алыр икән? – дидем. Дүртенчедән, Корьәнне дөрес аңларлык кешеләр бары тик пәйгамбәр нәселеннән булса, Аллаһ ул Корьәнне Мөхәммәт токымына гына атап юллар иде дә: аның сәхифәләрендә: «Йә, Мөхәммәт нәселенең вәкилләре!» яки «Йә, сәйетләр!» – дип дәшәр иде. Әмма чынлыкта Корьәндә андый мөрәҗәгать сүзләре бер генә мәртәбә дә очрамый. Корьәндә Аллаһ кат-кат «Йә, кешеләр!», яки «Йә, иман итүчеләр!», яки «Йә, пәйгамбәр!» – дип дәшә. Бишенчедән, үзләренең пәйгамбәр нәселен дәвам итүче булуын ассызыклап исемнәренә «сәйет» сүзен кушкан байтак кешене күргәнем-күзәткәнем яки алар турында ишеткәнем бар. Ул бәндәләрне рәнҗетмәс өчен ничек кенә әйтим икән? Миңа калса, аларның башкалардан үзгә бер җирләре дә юк. Бәлки дәрәҗәләрен күпертү, масаю кебек сыйфатлары артыграктыр. Чөнки үзеңне башкалардан өстен итеп күрсәтү өчен, ихтирам яулау өчен «мин пәйгамбәр оныгы» дип, «сәйет» дип атау иң җиңел юл. Әмма андый ихтирамның бәясе арзандыр, чөнки төрле дәрәҗәләрне, звание-должностьларны ахмаклар гына ихтирам итә. Түрә кәнәфиен хөрмәт итү кыен түгел. Тик, гадәттә шулай була да: кәнәфине ихтирам итәләр, анда утыручыны түгел. Шуңа күрә түрәләр кәнәфиләренә соңгы сулышларына кадәр ябышып яталар да инде, чөнки кәнәфисез калу аның өчен юкка чыгуга тиң. Кәнәфиеннән колак какканнан соң ул түрә кемгә кирәк? Ә менә кешеләрнең ихтирамын тырышлыгың белән, акыл-хикмәтең, яки игелекле гамәлең белән, яки гыйлемең белән яулау күпкә кыен нәрсә, – дидем. Алтынчыдан, әйтерсең лә, пәйгамбәр нәселен дәвам иттерүчеләр генә Аллаһ каршында ниндидер ташламаларга, льготаларга ия, әйтерсең лә аларга тумыштан «сыйфат тамгасы» сугылган да, калган кешеләр «неполноценный»! Әгәр сәйет дәрәҗәсен йөртү кешене башкалардан өстен кылса иде, әгәр Аллаһ каршында җавап тотканда сәйетлек кушымтасы иясенең хәлен җиңеләйтә алса иде, әгәр ул «Мин пәйгамбәр нәселеннәнмен, минем блатым бар» – дип җәзадан котыла алса иде, ул чакта «Атасы үзенең угылына, ә угылы атасына һичничек тә ярдәм итә алмаячак Көннең килүеннән куркыгыз» (31:33) дигән аять мәгънәсез бер җөмлә булып калыр иде түгелме? Уйлап карагызчы: Мөхәммәт үзенең башкалардан өстен булмавын ассызыклап: «Аллаһ әмереннән тыш мин үземә ни яхшылык, ни зарар кыла алмыйм. Әгәр мин күренмәс нәрсәләрне белсәм иде, миңа бик күп яхшылык булыр иде, миңа һич нинди дә яманлык кагыла алмас иде. Мин бары тик искәртүчемен һәм иман ияләренә шатлыклы хәбәр ирештерүчемен» (7:188) – дигәндә, аның «оныкларына» аларны башкалардан югары куя торган нинди дә булса «сыйфат тамгасы» хас була аламы? Ниһаять, Мөхәммәт пәйгамбәрнең җирдә нәсел калдырмаган булуын «Мөхәммәд сезнең кешеләрегезнең һичберсенә дә ата түгел» (33:40) –дигән аять катгый сурәттә бәян итә. Шулай итеп, югарыда минем фикерләремә каршы куелган хәдис ялган хәдис булып чыга түгелме? Андый ялганның барлыкка килүе нинди сәбәпкә бәйле? Аны уйлап чыгару кемгә кирәк булган? Теләсә нинди уйдырмаларга «пәйгамбәр сүзе» тамгасын сугып ялган таратучылар һәрчак булганнар. Алар турында Корьәндә болай диелә: «Кешеләр арасында: «Без Аллаһка һәм дә Ахыр көнгә иман итәбез!» – дип әйтүчеләр бар барын, тик алар иман ияләре түгел» (2:8). Әнә шундый ялган иманлы, күз буучылар хак дини тәгълиматның иң явыз дошманнарыдыр, чөнки алар, карап торышка мөселман, дин галиме, дин әһеле, казый, мөгаллим яки абыстай булып күренәләр, ә асылда алар, Корьән сүзләре белән әйткәндә «Аллаһны да, иман ияләрен дә алдарга телиләр. Әмма чынлыкта үз-үзләрен генә алдыйлар һәм шуны (ягъни алданганнарын) сизмиләр дә» (2:9). «Шуны сизмиләр дә» дигән гыйбарәгә игътибар итегезче! Биредә нәкъ менә үзе турында «мин иман иясе», «мин мөселманмын», – дип уйлаучылар хакында әйтелән түгелме? Әнә шундый алданучылар төрле ялган хәбәрләр уйлап чыгара да инде. Нәтиҗәдә, Корьән белән кызыксыну юкка чыга, чөнки аны үз акылың, үз күңелең илә аңлау көфер гөнаһына тиңләштерелгән. Гөнаһ кылмас өчен кеше Корьәннең үзен түгел, моннан мең ярым ел элек кемдер тарафыннан язылган тәфсирне укырга мөҗбүр була. Болай итү Корьәнне гамәлдән чыгаруга, үтерүгә тиң. Нигә дисезме? Аллаһ Корьәнгә нинди дә булса үзгәртүнең, ялганның үтеп керә алмаячагын вәгъдә итеп: «Аны саклап торучылар Бездер!» (15:9) – ди. Ягъни Корьән – үзгәрмәячәк китап. Аны аңлау, аның мәгънәләренә төшенү исә үзгәреп торырга тиеш. Ә хәзерге вакытта әллә кайчан язылган тәфсирләр үзгәрешсез булуны дәгъвалыйлар. Ягъни кеше кулы белән язылган тәфсир Аллаһтан иңгән Корьәннән өстен булып чыга: әйтерсең, кеше Аллаһтан узып мәңге үзгәрмәячәк нәрсә иҗат итә алган! Юк! Үзгәрмәячәк хәбәр ул Корьәндер, ә тәфсирләр үзгәрергә тиеш. Шул чакта Корьәнне уку, өйрәнү, аның мәгънәләренә төшенү дәвам итәчәк һәм һәркем аны үзенчә аңлаячак. Ә болай булганда, ягъни Аллаһ кеше белән сөйләшә башласа (Аллаһның кеше белән сөйләшүе турында сүз алга таба булыр) баягы ялган иман ияләренең кулыннан власть китәчәк, аларның кирәге дә калмаячак! Галимлек ябынчаларын бөркәнгән ул ялганчылар кеше Аллаһ белән кавыша алмасын өчен тешләре-тырнаклары илә тырышалар да инде: имеш, «Корьән аятен үзеңчә аңласаң кәфер буласың!» Әгәр мин Корьәнне теге яки бу тәфсирне язган галим фикерләренең кысаларыннан чыкмыйча аңларга тиешле икәнмен, Аллаһ миңа минем үз башым булган башны биреп тә тормас иде, теге галимнең башын, аның калебен бирер иде түгелме? Тик Аның каршысында җавап биреп торган вакытымда ул миннән: «Ни өчен син Фәлән Фәләнев булмадың!» – дип сорамас: «Айдар Хәйретдин була алдыңмы син?» – дип сорар. Укучым! Югарыда мин синең Юлыңа куелган беренче киртәне күрсәттем. Ул киртә – гадәт, традиция дип атала. Инде дәвам итик.
2. Мин сезгә юлдаш түгелмен!
Пәйгамбәрләр Аллаһны эзләп гомер кичергән кешеләрдер. Әгәр эзләнүләре ихлас булган булса, әгәр шул юлда малын гына түгел, җанын да тәнен дә фида кылган булсалар кырык, илле, алтмыш, җитмеш яшенә җиткәндә генә Аллаһ аларга ачылыр иде, вәхи ирештерер иде, хакыйкатьне бәян итәр иде. Ә хәзер ике-өч ел мәдрәсәдә укып чыкканнан соң диндарлык дипломын алырга мөмкин. Инженер, яки укытучы кеби. Кеше кулы белән язылган диплом инженер булуыңны раслый ала, әмма сине ул чын мәгънәдә диндар итә аламы? Әнә шундый ясалма диндарлар башкаларга да хакыйкатьне аңлатырга тотыналар. Гайсә пәйгамбәр сүзләре белән әйткәндә: «Сукырга ияргән сукырлар! Юлыгыз упкынга илтмичә, кая илтә алсын?» Сукырлык шулкадәр көчле ки, хәтта дин белгече дәрәҗәсен йөртүчеләр Корьән хәбәрләренә каршы чыгалар. Болар да сине туктатырга тырышачаклар, укучым. Моны дәлилләп берничә мисал китерә алам:
Алар «мөселман» белән «мөэмин»нең аермасын белмиләр
Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Мине айнытучы Аллаһ иде. Ул минем игътибарымны «Хуҗураат» сүрәсенең 14-нче аятенә юнәлтте. Ошбу аятьтә: «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген» (49:14). Ягъни, бер төркем гарәпләр пәйгамбәр янына килеп үзләренең мөэминәр сафларына керүләрен игълан иткәннәр. Аллаһ ул гарәпләрнең рухи халәтләре нинди дәрәҗәдә булуын дөрес итеп күрсәтү өчен аларга «без буйсындык» – дип әйтергә куша. «Буйсындык» сүзе аятьтә «әсләмнәә» буларак килә. Бу сүз «слм», ягъни «буйсыну» мәгънәсенә ия булган тамырдан ясалган. Татар телендә «буйсына» фигыленнән «буйсынучы» кебек исем ясалган кебек, гарәп телендәге шул «әсләмә» (буйсына) фигыленнән «мүслим» (буйсынучы) дигән исем ясала. «Мүслим» дигән гарәп сүзе безнең телдә «мөслим» яки «мөселман» буларак кабул ителгән. Димәк, аятьтәге гарәпләр «мөселманнар» булып чыгалар, чөнки аларның «Без буйсындык, ягъни мөселман булдык» – дип әйтүләре таләп ителә. Моны таләп итүче Аллаһ! Гарәпләр башта: «Без иман китердек» дигәннәр иде. «Иман китерү» аятьтә «амәннәә» рәвешендә килә. Бу сүз «амн» тамырыннан ясалган. Мәсәлән, «иман» сүзе шушы тамырдан ясала. Тик хәзер безне әлеге тамырдан ясалган «амәнә» (иман итә, ышана, верует) дигән фигыль кызыксындыра. Татарча «ышана» дигән фигыльдән «ышанучы» дигән исем ясалган кебек, гарәп телендәге бу «амәнә» (ышана) фигыленнән «мүэмин» (ышанучы) дигән сүз ясала. Татарча без аны «мөэмин» дип әйтәбез. Баягы аятькә әйләнеп кайтыйк. Югарыда бәян ителгән грамматик нечкәлекләрне онытмыйча сүзне кыска тотсак ул аятьтә Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез. Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде». Бу аятьнең мәгънәсенә төшенгәннән соң алга таба да «мөэмингә караганда мөселман Аллаһка якынрак тора» – дип ялгышуны дәвам итү дөрес булыр идеме? Менә мин дә ул ялгыш караштан ваз кичтем. Бервакыт бер дин әһеленә шушы аятьләрне күрсәтеп ачышымны җиткердем. Ул кеше: «Ю-у-у-к!» – дип сузды: «Мөселман кеше мөэминнән югары тора, ул бит фарызларның һәммәсен дә башкара, ә мөэмин ул шәһадәт кәлимәсен генә әйткән кеше була». Әллә аңа, әллә ташка әйттем. Бу диванага авыз суларымны кипетрә-киптерә аңлатасы да калмаган икән. Берәр агачка сөйләсәм, агач Аллаһның тугры колы буларак, минем сүземне кабул итәр иде, ә бу тере мәет үзенең ялгышуын, мөгаен, кыямәт көнендә генә аңлап алыр. Корьән аятендәге мөселман белән мөэмин аермасына кагылышлы катгый карарны һич югында дин әһеле берсүзсез таныр дип уйлаган идем. Танымады. Аның өчен Корьән аяте түгел, башындагы хорафатлар кадерлерәк булып чыктылар. Әлбәттә шулай. Чөнки гомере буе үзен мөселман дип уйлап кинәнеп яшәгән кешенең әлеге корьәни хәбәрне кабул итүе кинәт кенә үзенең имансыз булу ихтималын тануга тиң булыр иде. Гаҗәп тә инде: дин әһеле черәшеп-тартышып Корьән аятендәге көн кеби ачык мәгънәгә каршы килә! Корьән хәбәрләрен инкяр итүче андый дин әһеле нәрсәгә кирәк соң? Ә-ә! Аңладым мин! Менә эш нәрсәдә: ул бит үзен «мин иман иясе» дип белә. Әйе! Ул үзенә үзе мәртәбәле «мөэмин» исемен кушкан. Ул мәдрәсә тәмамлаган, диплом алган. Аның мөэмин булуын Диплом раслый бит! Нәрсә аңа Аллаһ?! Аллаһ аңа дөресен әйтсә, ул мескен үзенә үзе кушкан мөэмин дәрәҗәсен яклап-саклап калыр өчен Аллаһның авызын томалаудан тартынмас иде, валлаһи! Ул Корьән аятендәге ачык мәгънәне инкяр итеп нәкъ менә Аллаһның авызын томаларга тырыша да инде. Ә бит Аллаһ андыйларның булачагын белеп, карагыз, нәрсә дип дәвам итә шул ук «Хуҗураат» сурәсендә: «Аларга әйт: «Сез нәрсә, Аллаһ кадәр Аллаһка динегезнең нинди булуын өйрәтәсез мени?» (49:16). Бу вакыйгадан соң мин ап-ачык корьәни дәлилләрне инкяр итүче дин әһелләренә карата бик сагайдым. Аларның аек акыл ияләре булуларыннан шикләнә башладым. Вакыйгаларның алга таба сөреше дин белгече, дин әһеле, дин галиме кебек мәртәбәле исемнәр йөртүче наданнарның кыланышлары минем шикләремне арттырды гына түгел, минем аларга карата булган самими мөнәсәбәтемне тәмам үзгәреп атты. Абруйлы дин әһелләренең наданлыгын фаш итә торган тагын бер мисал белән танышыгыз:
Алар Аллаһны тилегә калдыралар
Бервакыт фәнни мәҗлестә чыгыш ясарга туры килде. Сүз дини белем бирү системасының үзенчәлекләре турында иде. Мин Корьәннең бер аятен искә алдым. Ул аять болайдыр: «Кеше белән Аллаһ өч рәвешчә генә аралашыр: вәхий аша, пәрдә аша яки расул юллар да аңа Үзе теләгәннәрне ачар» (42 «Шур»: 51). Бу аятьнең мәгънәсе искитмәле гаҗәептер. Аны «Тәфсир әл-Кальб» сәхифәләрендә соңрак бәян итәрмен. Ә хәзер конференциядә бу аятьне искә алуымның сәбәбе турында әйтәсем килә. Сүз дини белем системасы турында барганга күрә, мин бу аять ярдәмендә дини белемнең вазыйфсын билгеләдем. Ягъни, әгәр Аллаһ Корьәндә Үзенең кеше белән хәтта вәхий аша сөйләшәчәген хәбәр иткән икән, димәк, дин юлына баскан һәркем өчен Аллаһтан вәхий рәвешендә килгән гыйлемгә ирешү Максат булырга тиеш. Болай булганда дини белем кешегә шул максатны күрсәтергә һәм шул максатка ирешү ысулларын, ягъни гыйбадәтне өйрәтергә тиеш. Миннән соң зур дәрәҗәле дин белгече, абруйлы мөселман түрәсе сүз алды. Саллы гына башлады сүзен: «Мөселманнар иң бәхетлеләр, чөнки аларның кулында Алаһның сүзе Корьән бар. Мөселманнар намаз укыганда көнгә биш мәртәбә Аллаһ белән сөйләшәләр. Шулай булгач Аллаһның кеше белән сөйләшүе турында нинди дә булса сүз йөрту ул тилелек билгесе (случай психиатрии)»1 – диде. Мин бәлки аңламыймдыр. Сез миңа аңлатыгыз: Кем тиле? Минме? Соң мин бит уйлап чыгарганымны әйтмәдем, мин Корьән аятен искә алдым, аның кайсы сурәдә ничәнче аять булуын төгәл атадым. Болай булганда «тиле» сүзе миңа атала алмый. Бу мыскыллау сүзенең адресаты башка. «Тиле» сүзе Корьән аятьләрен мөбарәк теле илә егерме өч ел дәвамында тилавәт кылган Мөхәммәт пәйгамбәрне күздә тота. Корьән аятьләрен үз халкына бәян итә башлагач Мөхәммәтне нәкъ менә «тиле» дип мыскыл иткән булалар. Мин рәнҗемәдем, юк. Мин канатландым! Бак, пәйгамбәр кадәр пәйгамбәргә каршы атылган сүзне бүген миңа каршы аттылар! Әмма, дөресен әйткәндә, бу «тиле» сүзе пәйгамбәргә дә аталмаган: Аллаһның кеше белән сөйләшүе турында хәбәр итә торган корьәни аятьне искә алу тилелек билгесе булгач, ул аятьне иңдерүче Аллаһ Үзе иң беренче тиле булып чыга түгелме? Шулай килеп чыга бит инде? Баягы могътәбәр дин әһеленең фикеренчә, намаз укыганда Аллаһ белән сөйләшүче мөселманнар дөрес, ә менә кеше белән сөйләшүче Аллаһ – случай психиатрии. Димәк, Аллаһ тилеме? Юк, Аллаһны тилегә калдыручы дин әһеле тиле! Ә андый дин әһелләренә иярсәк, без – юләрләр. Әйдәгез, мин сезгә хәзер шуны адымлап дәлилләп бирәм: Башта мөселманнарның Аллаһ белән «сөйләшүләренә» багыйк. Иң элек ул «сөйләшүнең» нәрсәдән гыйбарәт булуын ачыклыйк: Намаз «Фатиха» сүрәсен укудан башлана. Бу сүрәне укыганда кеше «Раббым, безне тугры юлга күндер», – дип ялвара. Әмма намаз укый башлаган һәркем үзен инде үк тугры юлдан баручы дип белә түгелме? Бервакыт дини китаплар кибетендә бер ир кешенең бик көр тавыш илә тирә ягындагы һәркем ишетерлек итеп: «Без – мөселманнар – намаз укыйбыз, без генә тугры юлдан барабыз, калганнар адашучылар!» – дип мактанганын ишетергә туры килде. Әйе, нәкъ әнә шулай: намаз укый торган кешеләр үзләренең тугры юлдан баруларына тәмам ышаналар. Аллаһның кеше белән сөйләшүе турындагы корьәни хәбәргә юләрлек тамгасын суккан баягы дин белгече дә бит үзен тугры юлдан баручы дип уйлый. Әмма шуны белә торып та «Фатиха» сүрәсен укыган саен Аллаһтан көнгә әллә ничә мәртәбә «безне тугры юлга күндерсәнә!» – дип сорый. Тәмам сусаган берәүнең саф сулы чишмә янында утырып торган хәлендә: «Мин бик сусадым, су кайда, зинһар әйтегез» – дип тәкърарлап утыручы турында нәрсә уйлар идегез? Шулай булгач үзенең тугры юлда торуын белә торып та тугры юлга бастырылуын сораган бәндә дә нәкъ әнә шундый тиле булып чыга түгелме? Әлбәттә, тиле, чөнки намаз укый, әмма аның мәгънәсен аңламый. Югарыда бәян ителгән дәлилләрем кабул ителәме? Алайса, дәвам итик: Намаз азагында кеше догалар кыла. Дога кылганда Аллаһтан нәрсәләр сорый? Саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, озын гомер, тиз үлем, мул тормыш. Гадәттә, кешеләр әнә шундый нәрсәләр сорыйлар. Аллаһ бу үтенечләргә җавап бирәме? Саулык-сәламәтлек сорыйлар, әмма әледән әле авырып торалар. Бәхет-сәгадәт сорыйлар, тик кайгы-хәсрәттән котыла алмыйлар. Озын гомер, сорыйлар, әмма кемгә ничек язган, шулай китеп баралар. Тиз үлем сорыйлар, әмма кемгә ничек язган, шулай үләләр: берәүләр җафаланып, интегеп үлә, берәүләр фаҗигалы рәвештә китеп бара, берәүләр басып орган җирдә егылып үлә. Мул тормыш сорыйлар, әмма акча һаман җитми, һаман аз. Югарыда күрсәтелгән нәрсәләргә игътибар илә баксаң, үзеңнең тормыш тәҗрибәңә баксаң бер генә нәтиҗигә килү мөмкин: Аллаһ кешенең үтенечләрен үтәми! Кеше ялвара да ялвара, сорый да сорый, ә Аллаһ бәндәнең үтенечләрен үтәми генә түгел, ул мескен кешегә хәтта «шылт» итеп кенә булса да дәшми, җавап бирми, юатмый. Ә кеше соравын дәвам итә, өзгәләнә... Әгәр синең сорауларыңа игътибар итүче юк икән, сиңа дәшмиләр икән, ни өчен сорыйсың? Тилелекнең башы шушы түгелме? Аллаһ сүзен бер тиле сүзенә тиңләгән ул томаналарга мин, моннан болай, юлдаш түгелмен! Моннан соң мин һәртөрле рухи-фикри коллыктын азатмын һәм ирекле бәйсез сурәттә Корьәнне тәфсир итә башлыйм. Пәйгамбәр: «Корьәннең могъҗизалары гасырдан гасырга ачыла барыр» – дигән булган. Минем тәфсирем шул могъҗизаларның бер тамчысы гына.
| |
|