www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Четверг, 21 ноября 2024, 15:07 Новости Вы находитесь: / Новости / Архив новостей / Юбилей доктора исторических наук Саляма Хатиповича Алишева |
|
Юбилей доктора исторических наук Саляма Хатиповича Алишева
Сердечно поздравляем с 75-летним юбилеем доктора исторических наук, главного научного сотрудника Института истории АН РТ, заслуженного деятеля науки Татарстана Салям Хатыповича Алишева!
Мероприятия, посвященные 75-летнему юбилею видного историка С.Х.Алишева
Дирекции Национального музея Татарстана и Института истории им. Ш.Марджани АНТ в актовом зале музея проводят презентацию книги доктора исторических наук Саляма Хатиповича Алишева «Казан ханлыгы тарихыннан» («Из истории Казанского ханства»). Презентация состоится 16 марта 2004 г. в 15 часов по адресу: г.Казань, ул. Кремлевская, 2.
18 марта 2004 г. в 14 часов в актовом зале Института истории им. Ш.Марджани (г. Казань, ул. Кремлевская, 9) состоится расширенное заседание Ученого совета, посвященное 75-летию доктора исторических наук, главного научного сотрудника, заслуженного деятеля науки Татарстана Салям Хатыповича Алишева.
Тарихчы үткән олы юл
Шушы көннәрдә күренекле тарихчы, тарих фәннәре докторы Сәлам Хатыйп улы Алишевка 75 яшь тула. Булачак тарихчы 1929 елның 20 мартында Аксубай районының Шәрбән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бер елдан соң ук гаилә үзенең төп чыгышы булган Яңа Әлмәт авылына (хәзерге Норлат районы) күчеп кайта. Сәлам ага 10 классны бетергәнчегә кадәр шунда тәрбияләнеп үсә. Ул фәнгә шактый зур тормыш мәктәбе үтеп килә. Аңарчы Сәлам ага колхозда эшләп алырга да, Казан дәүләт педагогия институтының бетерергә дә, мәктәптә, мәгариф бүлегендә төрле вазыйфаларда хезмәт итеп алырга да өлгерә. 1963 елның көзендә ул СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институның тарих бүлеге аспирантурасында укый башлый. Яше 34 тән узган булса да, гарәп графикасында яхшы укый-яза белүе аркасында аны кабул итәләр. Фәнни җитәкчесе итеп Евгений Иванович Чернышевны билгелиләр. Ул аспирантка үзенең бай тәҗрибәсеннән байтак белем бирә. Борынгы рус язмаларын укырга да өйрәтә. 1968 елда Сәлам Алишев «Урта Идел буе татарлары 1773-1775 еллардагы Е.И.Пугачев җитәкчелегендәге крәстияннар сугышында» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Шул ук елларда матбугатта аның мәкаләләре, очерклары чыга башлый. Татарларның Пугачев явында күпләп катнашуы җәмәгатьчелек өчен яңалык, ачыш була. Чөнки аңа кадәр татарларның бу сугыштагы роле ачык булмый. Язучылар, шагыйрьләр, сәнгатьчеләр татарларның андагы батырлыгы турында әсәрләр яза башлыйлар. Мостафа Ногман баллада иҗат итә. Берничә шагыйрь пугачевчы татар полковникларының исемнәрен үзләренең шигырьләрендә яңгырата. Хәләф Гарданов Мәсагут Гомәров образы буенча драма яза. Һәм, ниһаять, Г.Камал театры Туфан Миңнуллин пьессасы буенча «Канкай углы Бәхтияр» спектаклен сәхнәгә куя. Диссертация яклаганнан соңында 1973 елда С.Х.Алишевның «Урта Идел буе татарлары Пугачев явында» («Татары Среднего Поволжья в пугачевском восстании»), дигән җентекләп, русча һәм татарча яңа чыганакларга таянып язылган китабы басылып чыга. Галимнең 1976 елда татарча басылган «Каһарман бабайлар», дип исемләнгән китабын да билгеләп үтми булмый. Бу китапта пугачевчылар гына түгел, ә бәлки төрле чорларда татар халкының ирек, азатлык өчен хәрәкәтен әйдәп барган каһарман Хәсән Карачурин (Степан Разин көрәштәше), Габдулла Галиев (Батырша) һәм башакалр дә бәян ителә. Ул чордагы Институт директоры Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов һәм бүлек мөдире Җәмил Ибраһим улы Гыйльмановларның теләктәшлеген тапкан яңа, мөһим тема «Урта Идел буен Рус дәүләтенә кушу», дип атала. Тирән һәм газаплы уйланулар, эзләнүләр башлана. Темага каршы килүчеләр дә табыла. Бер Мәскәү профессоры: «Андый тема юк. Тегесе кушылган, монысы кушылган, ә Рәсәйнең үзенеке кайда кала?», – дип ачулана. Ләкин объектив дөреслекнең җиңеп чыгуына өметен өзмәстән, С.Х.Алишев эшен дәвам иттерә. Чишеләсе төп мәсьәлә булып Рәсәйнең Казанны яулавы, Урта Иделне басып алуы була. Бу чынлыкта булган вакыйгага күз йому да, аны инкарь итү дә мөмкин түгел бит… Шундый газаплы уйлар кичерә, эшли торгач ул 1987 елда үзенең әзер китап кулъязмасын Мәскәү Тарих институты тикшерүенә куя. Монда күп кенә гадел булмаган сүзләр ишетергә туры килә аңа. Өлкә бер профессор: «Кытайлар да безне яулап алучылар дип атый, син дә монда шулай дип килгәнсең», - дип битәрли. «Шулай булгач, нишләргә соң?», - дигән сөәльгә, - «бөтенләй язмаска, кирәк түгел бу», – ди дә сүзне йомгаклый. Әле аңа кадәр үк, 1975 елда Сәлам ага Алишев «Татария в прошлом и настоящем», дигән китапта санап үтелгән тарихи мәсьәләләрнең кайберләрен чагылдырган мәкаләсен урнаштыра. Бу мәкалә уңаеннан кайбер Мәскәү галимнәре «мондый яңа сүз әйтүче, мәсьәләгә тирән анализ бирүче юк иде әле», - дисәләр, икенчеләре эчтән сүгәләр, яки дәшмиләр. Ә АКШ тарихчысы Е.И.Лаццерини «Славяннарны күзәтү» («Slavic Review») журналында хәтта «Советлар Союзында татарларны өйрәнү һәм яңа историография: татар–рус мөнәсәбәтләрен тикшерүне ревизияләү», дигән мәкалә белән дә чыга. Бу мәкаләдә автор С.Х.Алишевның хезмәтенә югары бәя биреп, аның төп нәтиҗәләренә туктала. Ул Рус дәүләте уздырган басып алу, башка халыкларны буйсындырып тоту сәясәтенең агрессия икәнлегенә басым ясый һәм Рәсәйне империячел дәүләт дип саный. Лаццерининың «тайпылышларын», «советча булмаган карашларын» Казан галиме М.И.Абдуллин үзенең «Батып баручы еланнарга таяна», дигән китабында партиячел тәнкыйть утына ала һәм Алишев белән Лаццерини карашларының «бик үк туры килеп бетмәгәнлеген» дә ачыклый. Гомумән, урта гасыр Идел буе, татар халкы тарихын өйрәнүгә бәйле 20 йөзнең 70нче елларында галимгә фәнни өлкәдә зур авырлыклар кичерергә туры килә. Мәсәлән,1979 елда Аграр тарих проблемаларын өйрәнү берләшмәсенең Урта Идел буе бюросы оеша. Аның Йошкар-Олада булган беренче конгрессында С.Х.Алишев рус колонизациясе темасына доклад белән чыгып, «колонизацияне иң беренче булып крәстияннар тыныч юл белән башлаганнар, аннан соң гына хөкүмәт көчләре килгән», дигән уйдырмаларның ялган булуын дәлилле тасвирлый. Шуңа бәйләп милли азатлык хәрәкәте күренешләренә дә туктала. Нәтиҗәдә җыелышта катнашучы кайбер әһелләрнең каты тиргәвенә дучар була. Аны «мондый докладлар белән коммунизм төзеп булмый», - дип өйрәтәләр. Ә өлгерерәкләрдән берәү хәтта Мәскәүгә шалтыратып, «Алишев докладын җыентыкка кертсәгез партбилетсыз калуыгыз мөмкин», – дип тә куркыта. Шунысын да искәртеп үтик – ул вакытта Мәскәү рөхсәтеннән башка тарих китаплары, җыентыклар чыгарылмый. Шулай итеп, ул доклад–мәкалә тарихи җыентыкта басылмыйча кала. Кайда инде ул сүз, матбугат иреге! Ә бит алар макталган совет Конституциясендә кешенең аерылгысыз конституцион хокукы итеп игълан ителгән булалар. Мондый гадел булмаган сүзләр, гамәлләр галимнең йөрәген әрнетеп аның күңелендә кала. Шуңа охшашлы «тәнкыйтьләр», хәтта яла ягулар да ул вакытта күп була. Шуның өстенә 1976 елда аның өч ел бергә тормыш кичергән хатыны да үлеп китә, аларның Булат һәм Айрат исемле малайлары бу вакытта инде университет студентлары. 1979 елда ул яңадан өйләнә, ә 1980 елда улы Самат туа (хәзер ул ТФАнең Тарих институты аспиранты). 1980-90 елларда галим татар халкы, Урта Идел буе тарихы буенча күп кенә әһәмиятле басмалар нәшер итә. Шул ук вакытта аның төп эш юнәлешләреннән берсе булып 19 йөздә - 20 йөз башында яшәгән тарихчыларның иҗатын халыкка кире кайтару була. 1990 елда ул Мәскәүдә «Урта Идел буе 16 йөздә - 19 йөзнең беренче яртысында», дигән темага докторлык диссертациясен дә уңышлы яклый. Шул ук елда ул «Урта Идел буе халыкларының 16 йөз – 19 йөз башында тарихи язмышлары» («Исторические судьбы народов Среднего Поволжья в XVI – начале XIX в.») исеме белән Мәскәүдә аерым китап булып та чыга. Китапка рецензиясендә Йошкар-Ола галиме Г.Н.Айплатов «бу китап бик файдалы, ул Урта Идел буе халыкларының элеккеге тормыш-көнкүрешләрен, рухи мәдәниятен дә белеп язылган», дип яза. Ә менә Алманиядә яшәүче немец галиме А.Каппелер китапка рецензия язып болай ди: «Китаптагы каршылыклар татар тарихчысының ташламалар ясарга мәҗбүр булганлыгын күрсәтәләр. Бу хәлнең 1989 елда, китап «Фән» нәшриятында яткан чагында да саклануы Мәскәүдә традицион русоцентризм стереотипларының никадәр тормышчан икәнлеген искәртә». 1989 елда С.Х.Алишевны Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлегендә мөдир вазыйфаларын башкаручы итеп билгелиләр. 1990 елда исә ул рәсми рәвештә мөдир итеп сайлана. Мөдир буларак галим оештыру эшендә актив хезмәт күрсәтә. Фән өлкәсендә үзенең күп кырлы эшчәнлеген дәвам иттерә. Галимнең татар һәм рус вакытлы матбугаты битләрендәге күп санлы фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләренә, җыентыкларда басылып чыккан язмаларына тукталмыйча, кайбер зур күләмле хезмәтләре турында берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр. Иң башта ул электән килгән фәнни юнәлешен дәвам итеп, репрессия корбаны булган татар тарихчысы Һади Атласиның тарихи әсәрләрен кириллицага күчереп бастыру эшен башкара. Атласиның «Себер тарихы», «Сөенбикә», «Казан ханлыгы», дигән тарихи аманәләре 448 бит күләмле китапка җыйналып бастырыла. Шуның белән тарихчы Һ.Атласи да тарих фәнендә үзенең мөхтәрәм урынын ала. Китап матбугатта уңай бәяләнә. С.Х.Алишев үзе дә Академиянең бер җыелышында: «Мин атып үтерелгән татар тарихчыларының (Г.Ибраһимов, Г.Гобәйдуллин, Һ.Атласи) әсәрләрен дөньяга чыгаруым белән, үзем язган китаплар белән шикелле үк, бертигез горурланам», - ди. 1995 елда С.Х.Алишев «Казан һәм Мәскәү: 15-16 йөзләрдә дәүләтара мөнәсәбәтләр», дип аталган китап бастырып чыгара. Бу китап Рус дәүләтенең тулысынча агрессив тышкы сәясәт үткәрүен, башка халык җирләрен яулап алу бу сәясәтнең төп максаты икәнлеген ачып бирә. Автор бу китапта Казан ханлыгының оешуын, үсүен, аның җирле халкын күздән кичергәннән соңында ике дәүләт арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләргә, дипломатик хәйләкәр дошманлык, күрәалмаучылыкларга туктала. Казанның мөстәкыйль дәүләт булып калу өчен көрәш–сугыш ысулларын, вакыйгаларның Казанның, ханлыкның яулап алынуы белән төгәлләнүен күп төрле чыганаклар җирлегендә тасвирлый. Китап бай эчтәлекле һәм бер утыруда укыла торган әсәр. Хезмәт матбугатта урын алган берничә бәяләмәнең барысында да югары бәя ала. Мәсәлән, китапка язган бәяләмәсендә Татарстан фәннәр академиясе академигы Әбрар Кәримуллин болай ди: «Бу хезмәтне мин болгар–татарларның бәйсезлек, азатлык өчен көрәшенең трагик эпопеясы дип атар идем. Шуның өстенә ул – урыс империясенең талау, басып алу, геноцид сәясәтен тасвирлаучы гаепләү акты буларак та актуаль тикшерү». Бу китап С.Х.Алишев тарафыннан планнан тыш әзерләнә. Галимнең икенче бер зур хезмәте «Азатлык өчен көрәшнең сикәлтәле юлы» («Тернистый путь борьбы за свободу»), дип атала. 1999 елда «Фән» нәшриятында чыккан бу китабында галим татар халкының 16-19 йөзләр дәвамында алып барылган сыйнфый һәм милли-азатлык көрәшен төрле яклап чагылдыра. Шуның белән татар халкының күп гасырлар дәвамында алып барылган милли-азатлык көрәше тәҗрибәсен өйрәнүгә үзенең саллы өлешен кертә. С.Х.Алишев үзенең 75 еллыгын актив хезмәт эшчәнлеге белән каршылый. Аның соңгы еллардагы фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре – Казанның, Казан ханлыгының урта гасыр тарихы, борынгы төрки дөнья, татар историографиясе. Совет чорында яшәп килгән фикергә каршы буларак, галим татар халкының үз историографиясе бар, дигән ышанычлы карашта тора. Һәм моны гамәлдә исбатлау өчен беренчеләрдән булып татар историографиясенең тарихын эшләргә алына. Аерым алганда, ул бу мәсьәләдә үз фикерен «Тарихчылар һәм татар халкы», дигән китабында ачык раслый. Сәлам Хатыйп улы Алишевның соңгы еллардагы фәнни эшчәнлеге турында аның 1999-2003 елларда нәшер ителгән китап исемнәре үзләре үк шактый тулы бәян итә: «Борынгы төрки дөнья», «Казан ханлыгы» (балалар өчен), «Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар», «Казан шәһәре буенча чыганаклар һәм тарихи әдәбият», «Казан ханлыгы тарихыннан» һ.б. Ә якын арада исә «Раннур» нәшриятында аның Казанның меңъеллыгына аталган 40 табаклыклык (650-700 бит күләме чамасындагы) «Бөтенесе дә Казан тарихы турында» («Все об истории Казани»), дигән күләмле фәнни хезмәте дөнья күрергә тиеш. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Сәлам Хатыйп улы Алишев Мәскәү һәм Санкт-Петербург архивларыннан тыш уннан артык җөмһүрият һәм өлкә архивларында күп чыганаклар өйрәнгән, халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия һәм Татарстан Республикасы, Казан шәһәре гыйльми конференцияләрендә катнашып, йөзләрчә фәнни докладлар ясаган. Аңа исәнлек–саулык, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калыйк!
Рәшит Галләмов, тарих фәннәре кандидаты | |
|