13 декабрьдә, иртәнге 10 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты конференц-залында (Кремль ур., 9 йорт) «Мөселман дини уку йортларында татар теле һәм әдәбияты, әхлак дәресләрен укыту мәсьәләләре» дигән темага киңәшмә уздырылачак.
Киңәшмәдә катнашу өчен дини мәгариф системасында белем бирүче остазлар, татар теле белгечләре, укытучылар һәм татар теленең киләчәгенә битараф булмаганнар чакырыла. Каралачак мәсьәләләр – дини уку йортларында татар телен укытуның торышы; дини оешмалар эшчәнлегендә татар теленең ролен үстерү; татар телен укыту методикасын яхшырту; татар телен өйрәнүгә мотивация тудыру ысулларын булдыру һ. б.
Чараны оештыручылар – «ҮЗЕБЕЗ» яңа буын хәрәкәте, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте.
Сезне әлеге чарага чакырабыз.
Координатор – ТФИ Тарих институтының өлкән хезмәткәре Сафиуллина Резедә Рифовна,
тел.: 8-9033077856, e-mail: history@tataroved.ru
* * *
13 декабря 2005 г. в 10.00 в конференц-зале Института истории им. Ш.Марджани АН РТ (Кремлевская, 9) состоится совещание на тему «Преподавание татарского языка, литературы и нравственности (ахляк) в мусульманских религиозных учебных заведениях».
Для участия в совещании приглашаются преподаватели религиозных учебных заведений, ученые-специалисты по татарскому языку и все, кто неравнодушен к будущему татарского языка. Круг рассматриваемых вопросов: уровень преподавания татарского языка в религиозных учебных заведениях; повышение роли татарского языка в религиозных учреждениях; совершенствование методики преподавания татарского языка; проблемы мотивации при обучении татарскому языку и др.
Организаторы совещания: Движение нового поколения «УЗЕБЕЗ» («МЫ САМИ»), Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, Духовное управление мусульман РТ.
Координатор – старший научный сотрудник ИИ АН РТ Сафиуллина Резеда Рифовна,
тел.: 8-9033077856, e-mail: history@tataroved.ru