2006 елның 14 мартында, иртәнге 10 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Әхмәдһади Максудиның «Йолдыз» газетасының беренче саны чыгуга 100 ел тулуга багышланган фәнни конференция уздыра. Конференция Татарстан фәннәр академиясендә кече конференц-залында узачак (Баумана ур., 20).
Чыгышларга бирелгән вакыт 10-15 мин.
Докладларга бирелгән вакыт 20-25 минут.
Докладлар:
Р.Нуруллина (филология фәннәр кандидаты). XX йөз башы татар вакытлы матбугаты һәм «Йолдыз» газетасы.
Р.Мөхәммәтшин (сәясәт фәннәре докторы). XX йөз башы татар иҗтимагый фикере һәм Һ.Максуди.
М.Гайнетдинов (филология фәннәре докторы). Г.Исхакый һәм «Йолдыз» газетасы.
Ф.Гаффарова (тарих фәннәре кандидаты). Һ.Максудиның фәлсәфи хезмәтләре.
Ф.Исламов (педагогика фәннәре кандидаты). Әхмәдһади Максудиның дәреслекләр авторы буларак эшчәнлеге.
Р.Зәйни (филология фәннәр кандидаты). Әхмәдһади Максуди календарларында журналистлык чаткылары.
Р.Мәрданов (филология фәннәре кандидаты). 1905-1917 еллардагы татар матбугаты тематикасы.
Н.Гарипов (тарих фәннәр кандидаты). Мөселманнарда мәгариф системасы һәм Диния Нәзарәте.