2 сентября 2011 г. в 14 часов в связи с 60-летним юбилеем заместителя директора по организационно-финансовой работе Института истории им. Ш.Марджани АН РТ, доктора философских наук, заслуженного деятеля науки РТ Султанова Фарита Мирзовича состоится расширенное заседание Ученого совета Института.
Наш адрес: Казань, Кремль, 5-й подъезд, конференц-зал.
* * *
Институтның оештыру-финанс эше буенча директор урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Солтанов Фәрит Мирза улының 60 яшь тулу уңаеннан ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге киңәйтелгән Гыйльми шура утырыш уздыра.
Утырыш 2011 елның 2 нче сентябрендә 14 сәгатьтә башлана.
Адресыбыз: Казан, Кремль, 5 нче подъезд, конференц-зал.
От всей души поздравляем юбиляра!
Желаем здоровья, долгих лет жизни в кругу родных, друзей, коллег, удач и успехов во всех начинаниях, бодрости духа, творческих прорывов, оптимизма и неизменного жизнелюбия. Счастья, любви, тепла и поддержки близких, всех вам благ, дорогой Фарит Мирзович!
* * *
К юбилею Ф.М.Султанова вышел сборник, куда вошли его избранные труды, воспоминания о событиях, друзьях, коллегах, высказывания о нем самом и его научных трудах и пр.
|
Солтанов Ф.М. Нәтиҗәләр ясар чак... – Казан: ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2011. – 368 б. + 16 б. цв. вкл.
Тышлыкның беренче битендә Фәрит Мирза улы Солтановның галим-рәссам Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйль тарафыннан иҗат ителгән туграсы.
|
Сүз башы
Гомер кичүемдә бик күпләрнең туган көн, юбилей мәҗлесләрендә катнашырга туры килде. Бүген исә менә үземә дә 60 яшь тула. Еллар артыннан еллар, җырларда җырланганча, «әкрен басып, вак-вак атлап», бер-бер артлы узган да киткән!.. Әлбәттә, алар эчендә төрле хәлләр булган, эш-гамәлләр кылынган. Миңа калса, мәгънәле эшләрем, ничектер, өстенлек иткән кебек. Шушы фикеремне исбатлау җәһәтеннән һәм, балаларыма, туган-тумачага, якын дус-ишләремә, хезмәттәшләремә дә бер төрле истәлек булыр дип, теге яки бу дәрәҗәдә минем сулышымны, рухымны чагылдырган, басма матбугатта дөнья күргән кайбер мәгълүматларны туплап, әлеге җыентыкны тәкъдим итәргә карар кылдым.
Әйтергә кирәк, тормыш юлымда миңа шактый яхшы кешеләр белән очрашып аралашырга, аларның һәрдаим ярдәмен тоеп яшәргә туры килде. Бу яктан, мин – бик тә бәхетле, рәхмәтле затмын. Җыентыктагы язмалар – моңа ачык мисал.
Үземә алда да әле яшәү гаме сүрелмәсен, көч-куәт, дәрт кимемәсен иде, дип телим. Һәм мине белгән-күргән һәркемгә карата да шундый изге теләктә калам.
Фәрит Солтанов
25 август 2011 ел. Казан.
* * *
На своем жизненном пути мне довелось повидать множество юбилейных торжеств. Сегодня уже и самому исполняется 60 лет. Годы прошли за годами, как поется в песне, «пролетели как один миг». За эти годы было совершено немало дел, пришлось стать свидетелем многих событий. На мой взгляд, большинство из них были небессмысленными. Чтобы подтвердить эту мысль и оставить как память о себе для своих детей, родных, близких и друзей, коллег я решил подготовить данный сборник, включающий в себя некоторые опубликованные ранее в печати статьи, так или иначе отражающие мои взгляды и жизненную позицию.
Следует отметить, что судьба свела меня с многими хорошими людьми, я всегда чувствовал их всестороннюю поддержку. В этом смысле считаю себя очень счастливым человеком и выражаю всем им большую благодарность. Свидетельством тому являются материалы, включенные в данный сборник.
На будущее себе я желал бы, чтобы не угас интерес к жизни, не убавилось бы сил и энергии. Того же желаю и всем, кто меня знает, и кто мне дорог.
Фарит Султанов
25 августа 2011 г. Казань.