29 апреля 2014 года состоится презентация 1 тома издания «Антология татарской педагогической мысли» по адресу: Казань, Кремль, 5-й подъезд, Конференц-зал Института истории им. Ш.Марджани АН РТ. Начало в 10.00.
Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 1 т. (борынгы төрки чор – ХХ гасыр башы). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 407 б.
ISBN 978-5-298-02383-2 (информация о томе на сайте Татарского книжного изд-ва)
2014 елның 29 апрелендә ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында «Татар педагогик фикере антологиясе»нең 1 томын тәкъдим итү кичәсе була. Башлана 10.00 сәг.
«Татар педагогик фикере антологиясе» дөнья күрде
Шушы көннәрдә татар мәгарифе үсеше, аның тарихы белән кызыксынучылар һәм, гомумән, киң татар җәмәгатьчелеге тарафыннан көтеп алынган зур вакыйга – ике томлык «Татар педагогик фикере антологиясе»нең беренче томы дөнья күрде. Әлеге академик басманың төзүчеләре – ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәре.
Татар мәгарифе тарихында яңалык булган «Татар педагогик фикере антологиясе»нең беренче томында борынгы төрки чорлардан алып ХХ гасырның беренче чирегенә кадәр булган вакыт аралыгында татар педагогик фикере үсешенең төп закончалыклары, үзенчәлекләре яктыртылды. Анда татар мәгарифе үсешенә өлеш керткән олуг педагоглар, галимнәр, язучылар һәм методистлар белән беррәттән, яңа, әлегә фәнни әйләнешкә кермәгән татар зыялыларының татар мәгарифе үсешенең төрле аспектларын яктырткан хезмәтләре туплап бирелде. Антологиягә шулай ук һәрбер автор турында кыскача белешмә, аның төп хезмәтләре турында мәгълүмат та кертелде. Ул галимнәргә, укытучыларга, студентларга һәм, гомумән, татар мәгарифе мәсьәләләре белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
«Татар педагогик фикере антологиясе»н тәкъдим итү кичәсе 2014 елның 29 апрелендә ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында узачак. Чарага педагоглар, галимнәр, журналистлар чакырыла. Башлана иртәнге сәгать 10 да.
Оештыру комитеты.