www.tataroved.ru | Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета |
www.tataroved.ru - Вторник, 3 декабря 2024, 20:16 Публикации Вы находитесь: / Публикации / История и теория национального образования / Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 1 т. (борынгы төрки чор – XX гасыр башы) |
|
Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 1 т. (борынгы төрки чор – XX гасыр башы)
Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 1 т. (борынгы төрки чор – XX гасыр башы).– Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 407 б. [Антология татарской педагогической мысли: в двух томах. Том 1 (древний тюркский период – начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2014. Научно-справочное издание. На татарском языке]. ISBN 978-5-298-02383-2 Редколлегия: Ф.М. Солтанов (баш мөхәррир), М.М. Гибатдинов, Л.Р. Мортазина Рецензентлары: педагогика фәннәре докторы, профессор Я.И. Ханбиков; педагогика фәннәре докторы, профессор В.Г. Гайфуллин Антологиянең 1 томы борынгы төрки чордан алып Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы, XVIII–XIX гасырлар, XX гасырның 20 нче елларындагы татар педагогик фикере үсешенең үзенчәлекләрен яктырта. Китапта күренекле педагоглар һәм методистлар хезмәтләреннән алынган текстлар урын ала, авторлар турында кыскача биографик мәгълүмат бирелә.
Татар халкының үзенә генә хас бай тарихлы педагогик карашлар системасы бар. Татар гомер-гомергә белемгә омтылган, мәктәп-мәдрәсәләр ачкан, чит илләргә укырга барган, китап яраткан һәм аны үзе дә язган, зыялы һәм тәрбияле кешеләрне бик тә хөрмәт иткән. Милли мәгариф төшенчәсе, татар педагогик фикере тупланмасы гасырлар дәвамында барлыкка килгән, өстәлгән, үстерелгән. Әлеге күренешне күзалларга ярдәм итү максатыннан, төрле фәнни тикшеренүләр алып барыла. Киң катлам укучыларга тәкъдим ителүче әлеге хезмәт – «Татар педагогик фикере антологиясе» – нәкъ менә шушы яссылыкта каралырга тиеш. Башка басмалардан аермалы буларак, әлеге антология, гомумән, нинди дә булса бер халыкның теге яки бу юнәлештәге фикер үсешен күрсәтә алырлык хезмәтләр, әсәрләр һәм мәкаләләрдән китерелгән өзекләр, үрнәкләр тупланмасыннан гыйбарәт академик басма булып тора. Аның үзенчәлеге шунда: биредә хезмәтләргә, аның авторлары эшчәнлегенә анализ ясалмый, ә бәлки чыганак-текстлар гына китерелә. Текстлар шул чорның, авторның төп идеяләрен (биредә: педагогик идеяләрен) ачып салырлык, аның теге яки бу фән, әдәбият яисә сәнгать үсешенә (биредә: татар педагогик фикере үсешенә) керткән өлешен калкытып, ачык билгеләрлек итеп сайлап алынды. Шушы таләпләрдән чыгып, «Татар педагогик фикере антологиясе»н төзүчеләр үз алларына, татар халык педагогикасын чагылдырган татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән, борынгы төрки чор, Кол Галидән алып XXI гасыр башына кадәр иҗат иткән мәгърифәтче язучылар, шагыйрьләр, мәдәррис-мөгаллимнәр, педагог-галимнәр, гамәли мәгариф хезмәткәрләре, укытучы-методистларның хезмәтләреннән уңышлы дип табылган текст-өзекләр, үрнәкләр туплап, үзенчәлекле татар педагогик фикере үсешен күрсәтү, әлеге мирасны һәм байлыкны барлау, аларның дөньядагы го-мумпедагогик пространствога керткән өлешен ачыкларга тырышуны төп бурыч итеп куйдылар. Алда искә алынган һәрбер бүлек алдыннан педагогик фикер үсешенең шул чорына хас булган төп юнәлешләрне яктырткан гомумиләштерүче мәкалә бирелә. Аерым авторларга багышланган мәкаләдә әлеге шәхеснең төп педагогик карашларын һәм, гомумән, татар педагогик фикере үсешенә керткән өлешен күзалларга мөмкинлек бирүче текстлар сайлап алынды. Моннан тыш, авторның үзе турында кыскача мәгълүмат, шулай ук аның төп хезмәтләре һәм педагогик эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр исемлеге китерелде. Антологиядә түбәндәге кушымталар: татар мәгарифе үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләр (XVII гасыр – XX гасыр башы), татарлар белем алган атаклы мәктәп-мәдрәсәләр, татар телендә дөнья күргән тәрбия-тәгълим журналлары (XX гасырның беренче чиреге), атамалар сүзлекчәсе, кыскартылмалар исемлеге, шулай ук Татарстандагы халык мәгарифе җитәкчеләре исемлеге (2 том) урын ала. Антологиянең 1 томында 2007 елга кадәр дөнья күргән хезмәтләр файдаланылды. Текстларда очраган аңлаешсыз сүзләргә җәяләр эчендә аңлатма китерелә, ул әлеге текст өстендә эшләгән галим инициаллары (... . – Б.Т.) белән бирелә. Өзекләрдә кыскартулар булган очракта, кыскарткан өлеш [...] билгесе белән күрсәтелә. Басманы әзерләүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге фәнни хезмәткәрләре: Солтанов Ф.М. (фәлсәфә.ф.д.), Гибатдинов М.М. (пед.ф.к.), Биктимирова Т.Ә. (тарих ф.к.), Мортазина Л.Р. (пед.ф.к.), Вәлиев М.X. (пед.ф.к.) Сафиуллина Р.Р. (филол.ф.к.), Миңнуллин Ф.Г. (филол.ф.к.), Исламов Ф.Ф. (пед.ф.к.), Гыймазова Р.А. (тарих ф.к.), Гарипова 3.Г. (тарих ф.к.), Зиннәтуллина А.Ә., Сафина А.М. (фил.ф.к.), Мөхәммәтҗанова Д.С., Халиков И.Ю., Садыйков Ш.Ф. (пед.ф.к.) Абызова Р.Р. (филол.ф.к), Әхтәмова А.В. (тарих ф.к.), Яруллина Л.И. (филол.ф.к.) язмалары урын алды, шулай ук Җәләлиев Ш.Ш. (пед.ф.к.), Дәүләтшин Г.М. (тарих ф.д.), Ханбиков Я.И. (пед.ф.д.), Әхмәтҗанов М.И. (филол.ф.д.), Мәхмүтов X.Ш. (филол.ф.д.) язган мәкаләләр файдаланылды. Текстларны компьютерда Уразова X.М. җыйды. ЭЧТӘЛЕК
Төзүчеләрдән … 3 | |
|